Элиас Менахем Стейн (инглиз телендә: Elias Menachem Stein, 1931 елның 13 январе — 2018 елның 23 декабре) — Америка математигы, престижлы халыкара премияләр лауреаты.
Тәрҗемәи хәле 1931 елда Антверпенда (Бельгия) ашкенази яһүдләр гаиләсендә туган. 1940 елда Бельгиягә нацистлар басып кергәч гаилә Америка Кушма Штатларына качкан. Анда ул Чикаго университетын тәмамлаган, кайда 1955 елда Энтони Зигмунд җитәкчелеге астында диссертацияне яклаган. Аннан соң ул башта Массачусетс технология институтында укыткан, 1958 елда Чикаго университеты доценты булган, ә 1963 елда — Принстон университеты профессоры булган.
Фәнни казанышлары Стейн күбесенчә гармоник анализ өлкәсендә эшләгән. Аның күпсанлы укучылары арасында — ике Филдс лауреаты: Чарльз Фефферман һәм Теренс Тао.
Академияләрдә һәм фәнни оешмаларда әгъзалыгы Милли фәнни фонд Альфред Слоун фонды АКШ милли фәннәр академиясе Америка математика җәмгыяте
Бүләкләр һәм казанышлар Стил премиясе (1984 һәм 2002) математика өлкәсендә Рольф Шока премиясе (1993) математика өлкәсендә Вольф премиясе (1999) АКШ милли фәнни медале (2001)
Искәрмәләр
Төркем:Математиклар