Хатиҗә Алптәкин, СССРда: Хәдичә (КадичәИске Атлаш авылы хуҗалык исәбе китабында исеме Кадичә дип язылган) Наҗи кызы Йосыпова, Төркиядә: Hatice Alptekin (Ciloglu) (1923 ел, СССР, РСФСР, Сарытау губернасы, Хвалын өязе, Иске Атлаш ― 2005 елның 28 ноябре, Төркия, Истанбул) ― төрек язучысы, шигырьләр һәм хикәяләр, повесть, документаль роман авторы. Ters Akıyordu Volga (Идел үргә ага иде) китабы (2003) белән мәшһүр. Китапның үзәгендә — әдибәнең үз язмышы, гаиләсенең тарихы.

Тәрҗемәи хәле

1923 елда Сарытау губернасы Хвалын өязе (хәзерге Сембер өлкәсе Иске Кулаткы районы) Иске Атлаш авылындаРустям Самерханов. Волга текла вспять. Сайт села Старый Атлаш, 11.08.2013 г., 29.08.2015 төрек әсире Туфан Чилоглу (1882 елгы) һәм татар кызы Зарифә (1893 елгы) гаиләсендә туган. Әтисе Наҗи әфәнде (чын исеме һәм фамилиясе Госман улы Туфан Чилоглу, ) Байбурт шәһәреннән, Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Сарыкамыш өчен русларга әсирлеккә төшкән. Төркиядә ике баласы һәм хатыны калган. Туфан бәй әсирлектән соң туган иленә кайтып китә алмый. Авыл хуҗалыгы эшләрендә катнаштыру өчен, Сарытау губернасы Хвалын өязе Иске Атлаш авылының хәлле кешесе Госман Йосыпов хуҗалыгына җибәрелгән. Укымышлы булганга (15 яшендә Коръән хафиз булган), әлеге татар авылында балаларны дин нигезләренә өйрәтә башлаган, бер үк вакыта мәчеттә имам да булган. Госман Йосыпов чиста күңелле төрекне якын иткән һәм 1918 / 1919 елда аңа (яшь аермалары зур булса да) Зарифә исемле кызын кияүгә бирергә булган. СССРда Туфан икенче исем белән йөри башлый: Наҗи әфәнде хатынының фамилиясен кабул иткән, Госман улы Наҗи Йосыпов булганTers Akıyordu Volga. Tanıtım Bülteni. Гаиләдә 5 бала туган: улы Тәлгат (Талат, Talat, 1921 елгы), кызлары Хәдичә (Кадичә, 1923 елгы), Зармишан (1924), Назифә (1926), улы Ризыятдин (Риза, 1928). Туфан бәйне «халык дошманы» дип игълан итеп, атарга хөкем итәләр. Зарифә Мәскәүгә Төркия бара, ирен исән калдыруга ирешә. Ишле гаилә Самарага күчеп килә. Зарифә шикәр ясарга өйрәнә һәм шуны сатып тормышны алып бара.

1932 елда Зарифә авыру ире һәм берсеннән-берсе кечкенә балалары белән Төркиягә китәргә ризалаша. Гаилә авыр шартларда Төркиягә китә алган һәм Байбуртта яши башлаганYazar Hatice Alptekin toprağa verildi. hurriyet.com.tr, 30.11.2005. Әмма сугыштан соңгы таулы төрек авылында тормыш Россиядәгегә караганда да начаррак һәм авыррак була. Зарифә үз хезмәте һәм акылы белән балаларын ачлыктан, төрле эпидемияләрдән коткарып калган, балаларына белем бирә алган.

Истанбулның «Dünya» (Дөнья) нәшрияты 2003 елда Хатиҗә Алптекин үзенең Россиядә күргән истәлекләрен туплаган Ters Akıyordu Volga (Идел үргә ага иде) документаль романын чыгарган («Дөнья» нәшрияты аны «хатирә-роман» дип күрсәтә, кереш сүзне язган). Китапта Октябрь революциясеннән соң Советлар Союзында репрессияләр һәм Сталин режимының тыю гамәлләре тасвирланган. Вакыйгалар китапта Хатиҗә Алптәкиннең истәлекләре белән бергә үрелеп бара. Ул әле һаман да туган авылында балачакта ишеткән татар әкиятләрен һәм җырларын хәтерли, шулай ук Төркия һәм Россиянең табигате, халыкларының көнкүреше картиналарын чагыштыра. Китапта гаилә әгъзаларының төрле елларда төшерелгән фоторафияләре басылган.

Хатиҗә Алптәкин шигырьләр дә иҗат иткән, аның «Иске дәфтәр», «Гомер — бер тегермән», «Көн матур иде» һ.б. җыентыклары басылып чыккан. «Паша кунагы» исемле романы барӘлфинә Сибгатуллина. Идел-сулар үргә акканда (китапка рецензия). atlash.ru.

2005 елның 28 ноябрендәTürk okurlarının Ters Akıyordu Volga adlı kitabıyla beğenisini kazanan yazar Hatice Alptekin öldü. (Ölüm Tarihi: 28/11/2005) 82 яшендә вафат булган. Истанбул провинциясе (иле) Шишли муниципалитетындагы районындагы җеназа намазы укылып, Зинҗирликую дәфен ителгән.

Шәхси тормышы 1944 елда кияүгә чыккан. Ире Абдулкадыйр Алптәкин (), гаскәри. 5 бала анасы: 2 кызы һәм 3 улы бар, алар барысы да Истанбулда яшәгәннәр; кызы Нилгүн Алптәкин Демиркол (, 1957 елда Байбуртта туган Prof. Dr. Nilgün Alptekin DEMİRKOL. Yaman Cerrahi Merkezi) ― профессор, медицина фәннәре докторы.

Искәрмәләр

Әдәбият Альфина Сибгатуллина. Российские мусульмане в воспоминаниях турецких военнопленных / Альфина Сибгатуллина. Контакты тюрок-мусульман Российской и Османской империй на рубеже XIX-XX вв. ― М.: Институт востоковедения РАН, 2010. ― С.230―231. ISBN 978-5-91847-013-8

Сылтамалар Волга текла вспять. atlash.ru Yazar Hatice Alptekin toprağa verildi. hurriyet.com.tr, 30.11.2005

Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Төркия язучылары Төркем:Төрек шагыйрьләре Төркем:Мөһаҗирләр Төркем:Төркиягә Россиядән күчеп килүчеләр Төркем:Истанбулда җирләнгәннәр Төркем:Татар милләтле төркиялеләр Төркем:Әнисе татар, әтисе башка милләттән булган шәхесләр