Без солылар чәчәбез <center>Уенчылар саны күп <center>Уйнау урыны <center>Физик активлык түбән Без солылар чәчәбез— татар балалар уены.

Уйнау тәртибе Балалар ике рәт булып тезелеп басалар да җырлап-такмак-лап бер-берләренә якынаялар:

— Без солылар чәчәбез, чәчәбез. — Нәрсә белән чәчәсез? — Чәчкеч белән чәчәбез. — Без аларны таптыйбыз. — Нәрсә белән таптыйсыз? — Ат җибәреп таптыйбыз. — Без аларны тотабыз. — Нәрсә белән тотасыз? — Йөгән белән тотабыз. — Мә, алайса йөз тәңкә, мең тәңкә. — Кирәкми йөз тәңкә, мең тәңкә. — Сезгә алайса ни кирәк, ни кирәк? — Безгә матур кыз кирәк. (Кызга күрсәтәләр.) — Ул кызыбыз бик елак. — Конфет, прәннек бирербез. — Конфет, прәннек яратмый. — Яратмаса, эләкми.

Шулай дигәч, билгеләнгән кызны уртага чыгаралар һәм ул нинди дә булса һөнәр күрсәтергә тиеш. Уен шуның белән тәмам була.

Чыганаклар Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.

Төркем:Җырлы-биюле уеннар Төркем:Татар уеннары