Архитекту́ра яки мигъмарият (, — «баш, өлкән» һәм — «төзүче, балта остасы» сүзләреннән) — кешеләрнең тормышына һәм эшчәнлегенә кирәкле биналарны, башка корылмаларны, заманча техник мөмкинлекләргә һәм җәмгыятьнең эстетик карашларына нигезләнеп, проектлаштыру һәм төзү осталыгы.

Биналарның һәм корылмаларның тышкы кыяфәте шулай ук архитектура дип атала. Шуның өстенә биналарны һәм корылмаларны җыйма рәвештә архитектура дип атыйлар.

Архитектура гыйлеме Архитектураны өйрәнүче иҗтимагый, техник һәм махсус фәннәр комплексы. Төп тармаклары: архитектура, шәһәр төзелеше теориясе һәм тарихы, архитектура истәлекләрен реставрацияләү һәм реконструкцияләү, ландшафтлар архитектурасы, архитектура иҗаты методологиясе, архитектура тәнкыйте. Архитектура гыйлеменең фән буларак барлыкка килүен галимнәр Борынгы Рим архитекторы һәм инженеры Витрувийның «Архитектура турында ун китап» дигән трактаты (б.э.к. 1 йөз) белән бәйлиләр, анда шәһәр төзелеше, инженер-техник һәм бизәлеш мәсьәләләре бәян ителә. Архитектура гыйлеме үсешендә Л. Альбертиның «Биналар төзү турында» (1485), А. Палладионың «Архитектура турында дүрт китап» (1570), Д. Виньоланың «Архитектурада биш ордер кагыйдәсе» (1562) дигән трактатлары мөһим роль уйный. 18-19 йөзләрдә архитектура фәне үсеше нигездә архитектура (ордер) формалары теориясен эшләү, дөнья архитектурасы истәлекләрен ачу һәм өйрәнү юнәлешендә бара. Моңа күренекле француз һәм немец галимнәренең (И. Винкельман, Г. Шлиман, Ф. Майер, К. Шинкель, Виолле ле Дюк, О. Шуази һ.б.) археология һәм реставрация өлкәсендәге эшчәнлекләре сәбәп була. Нәтиҗәдә дөнья халыкларына Троя, Микен, Помпеи, Петра, Персепольдәге мәдәни истәлекләр белән танышу мөмкинлеге ачыла. Бу истәлекләрнең тарихын һәм архитектурасын тирәнтен өйрәнүгә, төрле төбәкләр һәм дәверләрнең архитектурасы арасындагы үзара йогынтыларны һәм багланышларны тикшерүгә этәргеч бирә. Бөтендөнья архитектурасы тарихын өйрәнүгә нигез салына. 20 йөздә тикшеренүләрне Л. Беневоло, З. Гидион, Г. Зитте, М. Майер, Н. Певзнер, М. Рагон һ.б. дәвам иттерә. Тикшеренүчеләр, архитектура һәм шәһәр төзелеше композицияләре мәсьәләләреннән тыш, ландшафтка бәйле, техноген, экологик һ.б. аспектларның теоретик проблемаларына да игътибар итәләр.

Тарихы

Стильләр

Танылган шәхесләр

Оешмалар

Бүләкләр

Музейлар

Уку йортлары

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты

Фәнни басмалар

Терминология

исем тасвир нәрсәнең ассыйныфы abated adaptive reuse яңадан куллануuse status afbouw Baukörper Bestandsbau budynek na planie krzyża wpisanego lifting beam beamархитектур элементhoist Neubau яңа төзелешбина Pluteus балюстрада Promenade architecturale абак капительнең төп өлешеләреннән берсе, аның очында була; аскы ягы белән архитравка тоташып торучы дүрткырлы плита архитектур элемент гөмбәз йөзлек пропорция яңа төзелеш корылма

Искәрмәләр

Сылтамалар

Шулай ук кара

Архитектура стильләре

Төркем:Әлифба буенча фәннәр Төркем:Архитектура