Барда (, искечә Каҗмакты) авылы — Пермь краеның Барда районы үзәге. Төбәкнең иң зур авылы. Казаннан 700 чакрым тирәсе ераклыкта Пермь краеның көньягындарак, Урал таулары итәгенә урнашкан.

Тарихи мәгълүматлар

Халык 1869http://www.prlib.ru/elfapps/pageturner2d/viewer.aspx?orderdate=18.03.2013&DocUNC_ID=5220&Token=Wl7VTpw5QK+w2CfRXs033Q==&lang=ru-RU Пермь губернасы торак урыннары исемлеге, 174-нче бит, №4220 1897Насѣленныя места Россійской имперіи въ 500 и болѣе жителей, 1897 1959Перепись 1959 года 1970Перепись 1970 года 1979Перепись 1979 года 1989Перепись 1989 года 2002 2010 1 619 2 099 3 881 4 977 5 803 7 667 8 490 8 826

Милли состав Милли состав (2002): башкортлар — 62,6%, татарлар — 31,3%, руслар — 5,0%.

Авылның икътисады Сәнәгать ширкәтләре һәм оешмалар —ҖЧҖ "Пермгазэнергосервис-Барда", ААҖ «Сельхозтехника», ҖЧҖ «Стройпром», ҖЧҖ «Лукойл-Пермь, “6нчы номерлы нефть һәм газ чыгару цехы», магистраль газүткәргечләр линияле-җитештерү идарәсенең участогы, сетевой район Чайковский электр челтәрләренең челтәре районы, хуҗалыкара җитештерү предприятиесе «Агропромэнерго», ЯАҖ «Фирма Уралгазсервис»ның филиалы, ҖЧҖ «Барда ПМК-19», ООО «8нче төзелеш идарәсе», ҖЧҖ «Техмонтаж», типография, МУП «Торка-коммуналь хуҗалык», № 87 янгын часте, ОСА ЭТУСының электроэлемтә участогы, урманчылык, Барда авыл урман хуҗалыгы — ФГУ «Пермсельлес» филиалы.

Автотранспорт ширкәтләре — МУП ПАТП «Бардымский» һәм ҖЧҖ «Ашатли».

Истәлекле урыннар Барда җәмигъ мәчете.

Авыл белән янәшәдә Барда урынчыклары һәм борынгы авыллар каллдыклары бар (археология).

Социаль тармак Бардада уку түбәндәге йортлары бар: 1нче Барда милли (татар) гимназиясеОфициальный сайт Бардымской гимназии, 2нче мәктәп, махсус мәктәп, ПУ-84, КИСГЗ филиалы, ЧПГК (Чайковский педагогика-гуманитар көллияте) филиалы, Балалар сәнгать мәктәбе, Яшь техниклар станциясе.

Район хастаханәсе һәм бала тудыру йорты.

Барда авылында туган күренекле кешеләр Гүзәл Уразова (Казан) – Татарстанның атказанган артисты. Илдар Ягъфәров (Казан) – кинорежиссер. Нәсүр Юрушбаев (Берлин) – журналист. Рәшит Ягъфәров — күренекле җәмәгать эшлеклесе, фольклорчы-галим, шагыйрь һәм милләтпәрвәр сәясәтче. Эльмарт Уразов (1955―2022Гөлнар Гарифуллина. Барда районының «Таң» газетасы баш мөхәррире Эльмарт Уразов вафат. Татар-информ, 27.10.2022) — «Таң» газетының баш мөхәррире (Бардада чыга). Кайбер расланмаган хәбәрләр буенча Барда авылында Габдулла Тукайның бабасы Зиннәтулла хәзрәт туган.

Матбугат Бардада “Таң” газетасының редакциясе урнашкан, русчага дубляж формасында “Рассвет” газетасы чыгарыла. Газетаның редакциясе каршында газет-китап нәшрияты эшли. 1991 елдан 2000 елга кадәр татар телендә 18 әдәби китап чыгарылган.http://barda-perm.narod.ru/barda/barda-01.htm Барда районы сайты, 2000 ел мәгълүматы

Мәдәният һәм сәнгать Барда авылында татар халык театры, «Дуслык» күргәзмә бию коллективы, башка ансамбльләр бар. Һәйкәлләр

2013 ― Габдулла Тукай һәйкәле 2020 ― бюсты В селе Барда Пермского края открыли бюст Туктамышу Ижбулатову. mgazeta.com, 14.11.2020 2024 ― Муса Җәлил һәйкәле

Галерея

Чыганаклар Барда авылы һәм Пермь татарлары сайты Администрация Бардымского сельского поселения Официальный сайт Бардымской гимназии Азатлык радиосы: Бардаларга бардым әле

Искәрмәләр

Төркем:Пермь крае татар авыллары Төркем:Пермь крае район үзәкләре Төркем:Барда районы торак пунктлары Төркем:Барда