Иҗтимагый дәүләт яки социаль дәүләт () — дәүләт моделе, аның сәясәте матди байлыкларны, керемнәрне һәм мөлкәтне социаль тигезлек һәм гаделлек принциплары нигезендә яңадан бүлүгә юнәлтелгән. Бу сәясәт һәр граждан өчен лаеклы тормыш дәрәҗәсенә һәм сыйфатына ирешүне, социаль аермаларны киметүне һәм мохтаҗларга ярдәм итүне максат итеп куя.

Иҗтимагый дәүләткә омтылу — социал-демократларның сәяси программаларындагы төп нигезләрнең берсе. Иҗтимагый дәүләт турында искә алу күп кенә илләрнең конституцияләрендә һәм башка югары дәрәҗәдәге кануннарында урын алган. буенча, социаль гарантияләр дәүләтнең икътисадны көйләве һәм икътисади өлкәгә (бигрәк тә зур бизнеска) йогынтысы, шулай ук салым сәясәте аша тәэмин ителә.

Күп кенә иҗтимагый дәүләт яклы активистлар фикеренчә, нәкъ менә әлеге идеяләрне тормышка ашыру «Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Көнбатышның муллыгын тудырган».Джеффри Соммерс. Прибалтийский бунт: плоды тэтчеризма.

Шулай ук карагыз Социализм Социал-демократия

Искәрмәләр

Төркем:Дәүләт формалары Төркем:Икътисад теорияләре