Мисыр тавыклары, яки Цесарка кошлар () — тавыксыманнар отрядының кошлар гаиләлеге. Африкада Сахарадан көньяктарак һәм Мадагаскар утравында таралганнар.

43–75 см зурлагындагы кошлар. Башы һәм муены (өлешчә) шәрә, еш кына матур төслеләр. Карасу каурый капламында аксыл таплар яки буй-буй сызыклар бар. Урманнарда, куаклыкларда, саванналарда яшиләр, начар очалар, яхшы йөгерәләр, куакларда кунаклыйлар. Көтү-көтү булып йөриләр. Аучылык объекты.

Ыруглар һәм төрләр Хәзерге вакытта кошларны 4 ыругына һәм 6 төренә бүләләр; Грифсыман мисыр тавыклары (Acryllium) Грифсыман мисыр тавыгы (Acryllium vulturinum) Карасу мисыр тавыклары (Agelastes) Ак түшле мисыр тавыгы (Agelastes meleagrides) Кара мисыр тавыгы (Agelastes niger) Бүрекле мисыр тавыклары (Guttera) Шома бүрекле мисыр тавыгы (Guttera plumifera) Маңгай чәчле мисыр тавыгы (Guttera pucherani) Мисыр тавыклары (Numida) Мисыр тавыгы (Numida meleagris)

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча хайваннар

Төркем:Тавыксыманнар