Эстон Совет Социалистик Республикасы (, ) — ССРБ республикаларының берсе.

Башкаласы Таллин шәһәрендә урнашкан.

Тарих ЭССР 1940 елның 17 июлендәге совет гаскәрләренең бәреп керүе һәм курчак (марионетик) хөкүмәт төзү нәтиҗәсендә 1940 елның 21 июлендә Эстон Республикасы территориясендә барлыкка килгән. Шуннан соң ул 1940 елның 9 августында ССРБ составына кабул ителгән. 1941–1944 елларда ЭССР территориясе Өченче рейх тарафыннан оккупацияләнгән булган.

Күпчелек дәүләтләр Эстониянең ССРБ составына кертелүен танымаган; ЭССР хөкүмәте исә де-факто рәвештә яки тулысынча танымалган булган. Кайбер Европа дәүләтләре Эстон Республикасы исеменнән эшләгән дипломатларны тануын дәвам иткәннәр. Шул танымау сәясәте «юридик рәвештә 1940–1991 еллардагы оккупациясе дәверендә Эстон Республикасы бәйсез дәүләт булып калган» дигән хокукый дәвамчылык принсебенә этәргеч бирде.

1988 елның 16 ноябрендә Эстон ССР, Советлар Берлеге республикаларыннан беренче булып, суверенитет турында декларациясен кабул итә. 1990 елның 30 мартында ЭССР Югары шурасы бәйсезлеккә ирешкәнгә кадәр күчеш (переходный) периодын игълан иткән. Шул ук елның 8 маенда республика исеме Эстон Республикасына алыштырыла. 1991 елның 20 августында бәйсезлек игълан ителә.

Халык 1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr59_reg1.php 1970http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr70_reg1.php 1979http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr79_reg1.php 19891 196 7911 356 0791 465 7991 572 916 Милли состав (1989): эстоннар — 61,5 %, руслар — 30,3 %, украиннар — 3,1 %, беларуслар — 1,8 %, финнар — 1,1 %.

Идарә-җир төзелеше 1987 елда Эстон Совет Социалистик Республикасы эченә 15 район кергәнДударев В.А., Евсеева Н.А. СССР Административно-территориальное деление союзных республик / редактор И. Каманина. — М.: «Известия Советов народных депутатов СССР», 1987. — 671 с. — 103 800 экз..

Хакимият ЭКП ҮК беренче сәркәтпләреЭССР Югары Шурасы рәисләреЭССР Халык Кәмисәрләре Шурасы / Министрлар шурасы рәисләре Карл Сәре (1940–1943) Николай Каротамм (1944–1950) Йоһаннес Кәбин (1950–1978) Карл Вайно (1978–1988) Вайно Вәльяс (1988–1990) Йоһаннес Варес (1940–1946) Нигол Андресен (в.б.) (1946–1947) Эдуард Пәлл (1947–1950) Аугуст Якобсон (1950–1958) Йоһан Эйхфелд (1958—1961) Алексей Мүүрисепп (1961–1970) Александр Ансберг (1970) Артур Вадер (1970–1978) Мета Янголенко-Ваннас (1978) Йоһаннес Кәбин (1978–1983) Арнольд Рүүтел (1983–1990) Йоһаннес Лауристин (1940–1941) Оскар Сепре (в.б.) (?–1944) Арнольд Веймер (1944–1951) Алексей Мүүрисепп (1951–1961) Вальтер Клаусон (1961–1984) Бруно Сауль (1984–1988) Индрек Тооме (1988–1990) Эдгар Сависаар (1990)

Шулай ук карагыз Эстония

Искәрмәләр

Төркем:ССРБ республикалары