Лилия Хәмитова ― популяр эстрада җырчысы.

Хәмитова Лилия Вәгыйз кызы 1970 елның 2 августында Арча эшчеләр поселогында туа.

Арча педагогика көллиятен һәм читтән торып Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган. Лилия ике ел Шәмәрдән мәктәбендә, ярты ел Яңа Кенәрдә укытучы булып эшли.

1999 елда Оскар Усманов музыкасына «Буран дулый» җырын яздырып, музыка сөяючеләр арасында таныла башлый. 2000 елда “Татар җыры” фестивалендә “Ялгышканмын” җыры белән беренче “Алтын барсын” ала. “Татар җыры-2001” фестивалендәВидео: ТАТАР ҖЫРЫ 2001 Лилия Хәмитова “Мәхәббәт шушыдыр” җыры белән, ә “Татар җыры-2002” фестивалендә “Хәерле юл тели һәйкәлләр” җыры белән лауреат исеменә лаек була, такы ике “Алтын барс” премиясе хуҗасы була.

Альбомнар Лилия Хәмитованың “Мәхәббәт шушыдыр” (2000), “Сынатмасын йөрәгем” (2002), “Күз тимәсен” (2006), “Күз тимәсен сөю хисенә” исемле дүрт альбомы дөнья күрде. “Барс-медиа” студиясендә Лилиянең “Ашытбаш җыры”, “Ялгышканмын”, “Хәерле юл тели һәйкәлләр”, “Сынатмасын йөрәгем” җырларына клиплар төшерелде.

Гаилә хәле Иреннән аерылган, Әмир исемле малай үстерә. 2023 елда эстрада җырчысы Винарис Ильегет (1978 елда Пермьдә туган) белән туй ясаганДве звезды: как в Казани отгуляли свадьбу Винарис Ильегет и Лилия Хамитова. Новости Mail.ru, 16 августа 2023. Хоббие: машина йөртү. Искәрмәләр

Чыганаклар Лилия Хәмитова: «Мин ялгыз түгел!» // Акчарлак. 27.01.2011 №4 Күрше.ру:_Лилия Хәмитова

Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстан җырчылары Төркем:Арча педагогия укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар