Рәшит Байбиков (Рәшит Салих улы Байбиков, 1965 елның 26 марты, Татарстанның Апас районы Коштаулы авылы) — балалар хирургы, медицина фәннәре кандидаты (2015), ТР һәм РФның атказанган табибы (2014, 2020), Хезмәт ветераны (2014), Балалар республика клиник хастаханәсенең урология бүлеге мөдире, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан Сәламәтлек саклау идарәсенең баш белгеч балалар уролог-андрологы (2016), Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгеч балалар уролог-андрологы (2019—2023).
Белеме Казан дәүләт медицина институтының педиатрия факультетын тәмамлый (1992).
Фәнни һәм профессиональ эшчәнлек 1980 — Кильдураз станциясенең 18-нче 8-еллык Горький тимер юл мәктәбен тәмамлый.
1984 — Буа медицина училищесының фельдшерлык бүлеген «кызыл» дипломга тәмамлый.
1984 — Югары Ослан районы Кызыл Байрак авылында фельдшер-акушер пункты мөдире.
1984—1986 — Советлар Армиясендә хезмәт итә, хәрби кече белгечләр мәктәбен бетереп отделение командиры һәм старшина урынбасары була.
1992 — Казан дәүләт медицина институтының педиатрия факультетын тәмамлый.
1992—1993 — Казан ашыгыч ярдәм хастахәнәсендә интернатура тәмамлый.
1993 елдан — Балалар клиник хастаханәсендә эндоскопия бүлеге табибы.
1997 елдан — Балалар клиник хастаханәсендә урология бүлегендә табиб.
2016 елдан — Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан сәламәлек саклау идарәсенең баш белгеч балалар уролог-андрологы.
2020 елдан — Балалар клиник хастаханәсендә урология бүлеге мөдире.
2020 елдан - КДМУның "Балалар урология-андрологиясе" белгечлеге буенча аккредитация комиссиясе Рәисе.
2022 елдан — Казан дәүләт медицина академиясенең ультратавыш белән диагностикалау кафедрасының доценты.
Европа балалар урологлары конгрессларында 2014 елда Инсбрук (Австрия), 2015 елда Прага (Чехия), 2017 елда Барселона (Испания), 2018 елда Хельсинки (Финляндия), 2019 елда Лионда (Франция) катнаша. 2015 елда Дюссельдорф, Германиядә университет клиникасында 1 айлык стажировка үтә.
Библиографиясе 170 тән артык басма эше, 3 патент, 1 мәгълүматлар теркәү сертификаты
Бүләкләре 2014 — Татарстан Республикасының атказанган табибы; 2014 — Хезмәт ветераны; 2020 — Россия Федерациясе атказанган табибы; 2023 — “Татарстан Республикасының студентлар хезмәт отрядлары хәрәкәтен үстерүгә шәхси өлеш керткән өчен” билгесе; 2025 — “Татарстан Республикасының студентлар хезмәт отрядлары үсешенә зур өлеш керткән өчен” мактаулы билгесе; 2025 — «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары (2007, 2023), РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы (2014), РФ Дәүләт Думасы Мактау грамоталары (2023, 2025) белән бүләкләнгән.
Чыганаклар «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының балалар клиник хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе
Татарстан яңалыклары тасмасы
Диссертацияләр электрон китапханәсе
Казан дәүләт медицина университетының чыгарылыш студентлары лигасы
БРКХ урологлары-андрологлары Лионда (Франция) халыкара конгресста чыгыш ясадылар
БРКХдә сирәк урологик оператив тыкшынуны уздырдылар
Казанда катлаулы операция ясауда якташыбыз Рәшит Байбиков катнашкан
«Республика. XXI век» журналында мәкалә
Сылтамалар https://www.drkbmzrt.ru/specialists/bajbikov-rashit-salihovich
https://www.uroweb.ru/article/db-article-2283.html
https://www.uroweb.ru/article/db-article-2282.html
https://www.uroweb.ru/article/db-article-2122.html
https://www.uroweb.ru/article/edinyi-i-odnotroakarnyi-retroperitoneoskopicheskie-dostupy-pri-lechenii-detei-s-prostymi-kistami-pochek
https://www.uroweb.ru/article/odnotroakarnyi-retroperitoneoskopicheskii-dostup-v-lechenii-divertikula-chashechki-pochki-v-detskom-vozraste
https://minzdrav.tatarstan.ru/index.htm/news/439546.htm
https://minzdrav.tatarstan.ru/index.htm/news/635897.htm
https://kazan-news.net/society/2015/06/17/68019.html
https://www.dissercat.com/content/edinyi-endovideokhirurgicheskii-dostup-v-diagnostike-i-lechenii-kistoznykh-zabolevanii-poche
https://minzdrav.tatarstan.ru/index.htm/news/1039564.htm
https://www.lvkgmu.ru/doxs/baibikov-rs.html
https://minzdrav.tatarstan.ru/index.htm/news/1458562.htm
https://minzdrav.tatarstan.ru/index.htm/news/1537760.htm
https://www.uroweb.ru/article/lechenie-neyrogennoy-disfunktsii-mochevogo-puzirya-i-vtorichnogo-enureza-u-detey-i-podrostkov
https://www.uroweb.ru/article/zabitiy-mochetochnikoviy-stent-u-rebenka-mladshego-vozrasta
https://kgma.info/ob_akademii/struktura_akademii1/faculty/kafedra_ultrazvukovoj_diagnostiki/sotrudniki_kafedry
https://buinsk-tat.ru/news/vchera-segodnya-zavtra/nash-zemlyak-rashit-baybikov-poluchil-gosudarstvennuyu-nagradu-iz-ruk-rustama-minnikhanova
https://ru.nagrady.by/persona/46202
http://pravo.gov.ru/proxy/ips/?docbody=&firstDoc=1&lastDoc=1&nd=102722484
https://minzdrav.tatarstan.ru/index.htm/news/1896646.htm
https://www.республика21век.рф/2021/02/15/по-зову-сердца-с-чувством-долга
https://www.республика21век.рф/2020/11/05/горжусь-своей-деревней
https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/v-den-semi-lyubvi-i-vernosti-v-kazani-chestvuyut-supruzheskie-pary
https://pmfz.expoforum.ru/wp-content/uploads/2023/01/razvitie-medicinskogo-turizma-na-primere-vedushhej-detskoj-kliniki-respubliki-tatarstan.pdf
https://sntat.ru/news/igly-shpilki-businy-kak-igry-privodyat-yunyh-tatarstantsev-k-urologam-i-ginekologam-drkb-5795145
https://www.uroweb.ru/article/printsipi-podbora-terapii-enureza-u-detey-i-podrostkov-1
https://realnoevremya.ru/articles/290930-rashit-baybikov-my-lechim-detey-ne-eto-li-schaste
https://minzdrav.tatarstan.ru/index.htm/news/2248909.htm
https://minzdrav.tatarstan.ru/index.htm/news/2252765.htm
https://minzdrav.tatarstan.ru/index.htm/news/2309125.htm
https://rt-online.ru/news/priznanie-zaslug-17-maya-2025-goda
https://www.business-gazeta.ru/article/669480
https://cyberleninka.ru/article/n/endoskopicheskaya-korrektsiya-puzyrno-mochetochnikovogo-refleksa-u-detey-differentsirovannyy-vybor-metoda-materiala-i-ego
Видео https://vk.com/video234457642_456239037?list=29f24de850f75f86eb
https://vk.com/wall234457642_321
https://vk.com/wall234457642_326
https://vkvideo.ru/video-25135129_456262679?t=11s
https://vk.com/wall-25135129_111906
https://vk.com/wall234457642_328 Төркем:26 март көнне туганнар Төркем:1965 елда туганнар