Бааза́ Менкеджу́ев (шулай ук Бааза-багши буларак мәгълүм; 1846 ел, Малые Дербеты, Әстерхан губернасы — 1903 елның 8 августы, Россия империясе) — калмык сәяхәтчесе, «Сказание о хождении в Тибетскую страну Малодэрбэтовского Бааза-бакши из Малодербетовского нутука» иншасы авторы.
Тәрҗемәи хәле Дундухурул монастыренда сакланган китаплардан Тибетка дини сәфәр кылган калмык сәяхәтчеләре турында белеп, Бааз Менкеджуев аларның юлын кабатларга һәм Далай-лама белән аудиенциягә ирешергә карар кылган. Нойон Давид Церенның матди булышуына рәхмәтле Бааз Менкеджуев 1891 елның 5 июлендә юлдашлары Лиджи Идерунов һәм Дорджи Уланов белән бергә Тибетка киткән. Юлының бер өлешен Бааз Менкеджуев Россия буенча узган. Байкал янында ул кәрваннарны кулланып Монголиягә барган. Сәяхәте вакытында Бааз Менкеджуев көндәлек язмалар алып бармаган. Россиягә кайтуыннан соң Бааз Менкеджуев ике елдан соң нойон Давид Церен таләп итүе буенча хәтер буенча калмык телендә сәфәрнамә жанрында «Баһ дөрвд нутга Бааза багшин Төвдин орнд йовсн түүк» атамасы астында инша язган. Бу иншада Бааз Менкеджуев булган урыннар турында географик, этнографик, дини һәм тарихи мәгълүмат бирә. Ул төп юллар һәм кәрван сукмаклары атамаларын һәм Буддачылык храмнары исемнәрен искә ала, булган Буддачылык храмнарының һәм катнашкан йолаларның атамаларын бирә. Иншасында ул кем белән очрашканы турында искә ала. Лхасаны һәм аның Буддачылык святилищеларын искә ала. Лхасада аңа “Ганджур”ның 103 томын, күпсанлы Буддачылык китапларын бүләк иткәннәр, аларны ул Ватанына кайткач Дундухурул монастырена бүләк иткән. Бааз Менкеджуев Далай-лама белән очрашкан, ул аңа шәрәфле “хамбо” дәрәҗәсен биргән. Россиягә кире юлын Бааз Менкеджуев көньяк – диңгез юлы аша башкарган. Россиягә Одесса аша кайткан. Бааз Менкеджуевның иншасы Ватан монголоведение һәм тибетологиядә кызыксыну уяткан. 1896 елда кулъязманы язганнан соң үк аны Россия монголоведы Алексей Позднеев сатып алган, ул аны тәрҗемә иткән һәм 1897 елда Санкт-Петербургта рус атамасы «Сказание о хождении в Тибетскую страну Мало-Дэрбэтовского Бааза-багши» астында бастырганСказание о хождении в Тибетскую страну Мало-Дэрбэтовского Бааза-бакши (Баһ дөрвд нутга Бааза багшин Төвдин орнд йовсн түүк), Калмыцкий текст с переводами и примечаниями, составленным А. М. Позднеевым, СПб, 1897.. Алексей Позднеев язганча Бааз Менкеджуев иншасы “Европа ориенталистлары өчен тасвирый калмык әсәрләренең беренче мисалы” булганСказание о хождении в Тибетскую страну Мало-Дэрбэтовского Бааза-бакши, Предисловие, стр. XI, XV.. Бааза Менкенджуев авырып киткән һәм 1903 елда үлгән.
Искәрмәләр
Әдәбият История калмыцкой литературы // Дооктябрьский период. — Элиста: Калмыцкое кн. изд-во, 1981. — Т. 1. — С. 252—259. Бадмаев А. Калмыцкая дореволюционная литература. — Элиста: Калмыцкое кн. изд-во, 1984. — С. 118—122. Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Буддизм