Якты () ― Татарстан Республикасы Актаныш районына караган, 1965 елдан юкка чыккан торак пункт (авыл) Исчезнувшие села и деревни Актанышского района. Исчезнувшие села и деревни Республики Татарстан. География Хәзерге Татарстан Республикасының көнчыгыш өлешендә, Актаныш районы территориясендә, район үзәге Актаныштан 25 чакрым төньяк-көнбатыштарак, Бүләк һәм Буазкүл авыллары арасында урнашкан булган. Камбарка тимер юл станциясеннән 70 чакрым ераклыкта, Дербешка пристаненнән 20 чакрымда булаФ. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 458нче бит.. Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.5 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Административ бүленеш 1948 елдан Актаныш районының Татар Ямалысы авыл советы, 1956 елдан ― Тат. Суыксу авыл советы, 1963 елдан ― Минзәлә районының Тат. Суыксу авыл советы составында Якты, населенный пункт. Исчезнувшие НП-2016.pdf. Халкы 50 кеше (1956, татарлар). Тарих 1930 елда яңа торак пунктка Иске Семиостровтан күченеп килүчеләр нигез салган. «Якты» күмәк хуҗалыгы төзелгән. 1944―1947 елларда колхоз белән Мәхмүзә Гомәрова (Тимерова, 1916―2006) идарә иткән. 1945 елда колхозчылар язгы чәчүне 1 майга төгәлләгәннәр, райкомның күчмә Кызыл Байрагына лаек булганнар. Илдә күмәк хуҗалыкларны эреләндерү сәясәте башлангач, 1950 елда «Байкал» (үзәге Бүләк авылыИстория села Буляк. tatobzor.ru), 1951 елда «Трактор» (үзәге Карт авылыИстория села Картово. tatobzor.ru) хуҗалыклары белән, 1959 елда «Авангард» (үзәге Тат. Суыксу авылыИстория села Татарские Суксы. tatobzor.ru) хуҗалыгы белән берләшәләр, соңрак бөтенесе бергә «Гигант» хуҗалыгына әйләнәләр. Бөек Ватан сугышы елларында Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез флотын тәэмин итүдәге хезмәтләре өчен «Гигант» хуҗалыгы I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән (СССР Югары Советы президиумының 1985 елның 4 маенда чыккан Указы). Әлеге олы бүләккә һәр авылның да саллы өлеше кергән. Авыл халкы Тат.Ямалы авыл җирлегенә керүче Бүләккә күченә. 1965 елны 23 июлендә рәсми рәвештә торак пунктның яшәүдән туктавы игълан ителгән. Искәрмәләр
Әдәбият Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 458нче бит. Сылтамалар
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны
Татарстанның югалган авыллары.
Төркем:Актаныш районы торак пунктлары Төркем:Татарстанның юкка чыккан торак пунктлары