Михаил Гершевич Кац (инглиз телендә: Mikhail G. Katz; 1958 елда, Кишинёвта туган) — Израиль математигы, Бар-Илан Университеты профессоры. Төп эшләре дифференциаль геометрия һәм топология, бигрәк тә систолик геометрия өлкәсендә.

Кишинёвта туган, анда сугыш алдыннан Липканыдан аның әти-әнисе Герш Кац (1974 елда үлгән) һәм Хайка (Клара) Ландман (1921—2006) күчкән. 1976 елда әнисе һәм сеңлесе белән АКШ-ка күчкән. 1980 елда Һарвард университетын һәм Колумбия университетын (Ph.D., 1984, фәнни җитәкчеләре — Т. Йоргенсен һәм М. Л. Громов) тәмамлаган. Колледж-Паркта Мэриленд университетында, Стоуни-Брукта Нью-Йорк штатының Университетында, Блумингтонда Индиана университетында, Югары фәнни өйрәнүләр институтында, Ренн I Университетында, Нанси I Университетында һәм Тель-Авив университетында эшләгән. С 1999 года — в Университете имени Бар-Илана в Рамат-Гане.

Систолик геометрия һәм топология буенча монографияне язган («Systolic geometry and topology», 2007). Соңгы елларда шулай ук математика тарихы һәм математика белем бирүе белән шөгыльләнә.

Математиклар Борис Кац һәм Виктор Кац иртуганы. Хатыны һәм автордашы — математик Карин Марла Усади (кияүгә чыккач фамилиясе Кац, инглиз телендә: Karin Usadi Katz, PhD).

Монографияләр Metric Structures for Riemannian and Non-Riemannian Spaces (приложение). Бостон: Birkhäuser, 1999. Systolic Geometry and Topology (Mathematical Surveys and Monographs, vol. 137). Провиденс: American Mathematical Society, 2007.

Искәрмәләр

Төркем:Математиклар