Мулла авыл (, ) — Удмуртиянең Юкамен районында урнашкан татар авылы, Ертем авыл җирлеге составына керә.
Географиясе Авыл Пажма елгасы ярында, районның административ үзәге Юкаменское авылыннан көнбатышка таба 10 км (туры юлдан) ераклыкта урнашкан.
Сәгать поясы Мулла авылы, бөтен Удмуртия кебек үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан. Кулланыла торган вакытның UTC-ка карата күчеше +4:0 тәшкил итә.Федеральный закон от 03.06.2011 № 107-ФЗ «Об исчислении времени», статья 5 (3 июня 2011).
Атамасы Авыл атамасы мулла сүзеннән килеп чыккан.А. Х. Галеев. Топонимика населенных мест Юкаменского района Удмуртской Республики. Глазов. 2009—2011.
Тарихы
Мульлинской пүчинкәсе беренче тапкыр 1859 елда телгә алына, ул вакыт биредә 8 йортта 192 кеше яшәгән. 1891 елда биредә 30 йортта 151 кеше, татарлар яшәгән. 1959 елда 178 кеше исәпләнгән, татарлар.«Родная Вятка».
Халык саны
2002 елгы җанисәп буенча 38 кешенең 95 % халкы татарлар булган.
Шәхесләр
Һадияр Әсмәндияр улы Бикмансуров — биология фәннәре кандидаты. Алабуга университеты мөгалиме, Татарстан Республикасының Алабуга шәһәрендә яши.
Искәрмәләр
Төркем:Юкамен районы торак пунктлары Төркем:Удмуртия татар авыллары