Чакмагыш районы (, ) — Башкортстанның көнбатыш өлешендә урнашкан район. Районда барлыгы 78 авыл бар, шуларның 75-е татар авылы, аннан кала 1 кечкенә рус (Николаевка) һәм 2 чуаш (Юмаш, Яңа Семенкин) авылы бар.Онлайн — энциклопедия TataricaБашкирская энциклопедия. Населённые пункты. Чекмагушевский район район.

Районда татар авыллары: Чакмагыш, Аблай, Байбулат, Бәрдәсле, Бикмәт, Болгар, Бүләк, Васильевка, Әхмәт, Җәмәй, Игенче, Имәнлекүл, Иске Балак, Иске Бәшир, Иске Биккенә, Иске Ихсан, Иске Калмаш, Иске Почкак, Иске Сөрмәт, Иске Үзмәш, Иске Чупты, Кавказ, Калмашбаш, Каразирек, Каран, Каратал, Каргалы, Кашак, Кашкар, Киндеркүл, Көсекәй, Кызыл Йолдыз, Ленино, Макаровка, Метрә-Әюп, Нариман, Нур, Рапат, Рәҗәп, Рәсмәкәй, Сары Айгыр, Сыерышбаш, Тамъян, Таскаклы, Ташкалмаш, Ташъелга, Тузлыкуыш, Түбән Каръяуды, Туйнаш, Тукай, Уйбулат, Үрнәк, Урта (Иске) Каръяуды, Филипповка, Чишмә-Каран, Чиялекүл, Чуртанбаш, Югары (Яңа) Каръяуды, Югары Аташ, Яңа Балак, Яңа Балтач, Яңа Бәшир, Яңа Биккенә, Яңа Ихсан, Яңа Йомран, Яңа Калмаш, Яңа Каразирек, Яңа Коты, Яңа Мортаза, Яңа Почкак, Яңа Рәсмәкәй, Яңа Сөрмәт, Яңа Туйнаш, Яңабирде, Яшь Көч. Кайбер шул татар авыллары халкы тулысынча яки өлешчә башкортлар дип яздырылган.База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».

Татар авылларында татар теленең минзәлә (бәләбәй урынчылыгы) һәм стәрлетамак сөйләшләре таралган.Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5 Стәрлетамак сөйләше Калмашбаш, Рапат, Үрнәк авыл советлары авылларында, аннары Иске Ихсан, Яңа Бәшир, Иске Бәшир, Яңа Ихсан авылларында таралган. Минзәлә сөйләшендә калган татар авылларында һәм райондагы рус һәм чуаш авыллары халкы да сөйләшә.

Юкка чыккан татар авыллары: Ягыртамак, Кызыл Яр.Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Архангель : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, с. : табл. преим. — Алф. указ.: С. 133.

Искәрмәләр

Чакмагыш районы *