Һади Такташ музее (, ) ― Россия Федерациясенең Мордовия Республикасы Тәрби районы Сыркыды авылында урнашкан муниципаль мәдәният учреждениесе (музей). Татар шагыйре Һади Такташ (1901―1931) исемен мәңгеләштерү максатында ачылган

Тарих

Һади Такташ (Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев) 1901 елда Тамбов губернасы Спасск өязенә караган (хәзер Мордовиянең Тәрби районы) Сыркыды авылында туган. 1914 елда авылда 3600 кеше булган. 1914 елда, сугыш башланып, Такташевларның күп балалы гаиләсенә яшәү авырая. Урта Азиядәге Кәттәкурган шәһәренә киткәнче, Һади биредә яшәгән, белем алган. Һади Такташның әнисе Шәмсениса авыл зиратында җирләнгән. Һади Такташның туган авылына багышланган «Сыркыды» шигыре 1924 елда язылганҺади Такташ. Сыркыды авылы шигырен укырга.

Сыркыды авылындагы музейның агач бинасы Такташевларның нигезендә түгел, ә «Сыркыды» шигырендә телгә алынган Шәхми карт каравылчы булып торган авыл советы бинасы урынында салынганКамиль Тангалычев. Рафаиль Аширов: «Горжусь тем, что причастен к строительству дома-музея Хади Такташа». «Юлдаш». Ул авылга кергән җирдә, хәзерге авыл советы йорты каршында, авыл мәчете белән янәшәдә тора. Такташевларның авылдагы йортлары сакланмаган. Нигезе авылдагы Һади Такташ урамының очындаГөлүзә Ибраһимова. «Ярыкларыннан урам күренә»: Һади Такташның туган ягындагы музеен кем «ямар»? Интертат, 24.06.2024.

Музей 2005 елның 5 (вариант: 30) сентябрендә ачылганДом-музей Хади Такташа с. Сургодь Торбеевского муниципального района. Республиканский Дом народного творчества РМ Вконтакте, 20.11.2023. Бу бинаны ике сәламәтлек саклау министры: 1994―2007 елларда Татарстан сәламәтлек саклау министры булган Камил Шәһәр улы Зыятдинов (чыгышы белән Татарстанның Буа районы Әлки авылыннан) һәм 1993―2010 елларда Мордовия сәламәтлек саклау министры булган Рафаил Зәки улы Аширов (Мордва АССР Ләмберә (1962 елдан Ромоданово) районы Азюрка авылында туган, әти-әнисе Ламат авылыннан) төзеткәнАширов Рафаил Закиевич. Единая Россия Юбилей Рафаиля Аширова. Редакция газеты «Юлдаш» Вконтакте, 18.06.2021Хади Такташ объединяет народы. Торбеевские новости, .06.2014.

Музейдагы экспонатлар авылдагы хуҗалыклардан җыелган (2010 елда авылда 341, 2024 елда 180ләп кеше яши, яртысы ― татарлар. Катнаш гаиләләр күп, татарлар кими бара). Такташның шәхси әйберләрен табуы авыр булган. Апасы белән элемтәгә чыккач, ул әнисенең сөлгесен, салфеткасын, Такташның юл чемоданын биргән. Музей крестьян йорты кебек булган.

2005 елда музей каршысына шагыйрьнең Казанда эшләнгән бюсты куелган. Ачылганда ук музейга ут, газ, телефон кертелгән. Музей ачу өчен Сыркыды мәктәбендә директор булган, рус теле укытучысы Раиса (Равилә) Алексеевна Коновалова һәм тарих укытучысы Марина Николаевна Бикмаева күп тырышлык куйган Хади Такташ. soc13.ru.

Мордовиянең мәдәният министры Светлана Никитовна Баулина 100 мең сумга витриналар җибәргән.

Музей Мордовиянең Тәрби районы мәдәният йортына бирелгән. Әмма музей өчен җаваплы (директор) билгеләнмәгән.

Тасвирлама Музей Үзәк урамда, өч урам кисешендә урнашкан (урамнарның берсе ― Һади Такташ урамы, урамга исем 1988 елда бирелгән). Музей-йорт тирәсе тәбәнәк койма белән әйләндереп алынган. Музей алдында Һади Такташка бюст тора. Көмеш төскә буялган бюст кызыл кирпеч күтәртмәгә утыртылган. Музей диварына русча «Дом-музей великого татарского поэта» (Бөек татар шагыйренең музей-йорты) дип язылган элмә такта беркетелгән (татарча язуы юк).

Музейда 200дән артык экспонат саклана. Алар арасында шагыйрьнең күпсанлы китаплары, шәхси әйберләре, фотосурәтләре, көнкүреш әйберләре бар. Музейга килеп керүгә, витрина артында зур итеп ясалган Такташ портреты. Бер почмакта ― мич, бер почмакта ― карават, бер почмакта ― шкаф. Карават буендагы диварда зур гына ат рәсеме эленгән.

Ремонт 2026 елның 1 гыйнварында шагыйрьнең Казанда урнашкан һәйкәле янында чыгыш ясапЗөлфия Шәвәлиева. Без аны онытырга тиеш түгел: Казанда Һади Такташның 125 еллыгын билгеләп уздылар. Татар-информ, 1.01.2026, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин 2026 елда Мордовия республикасы Сыркыды авырында урнашкан Һади Такташ музеен Татарстан мәдәният министрлыгы җаваплылыгында төзекләндерәчәкләре турында сөйләгәнЗөлфия Шәвәлиева. Мордовиядә Һади Такташ музеен төзекләндерәчәкләр. Татар-информ, 1.01.2026. Фикер

Искәрмәләр

Сылтамалар Зөлфия Шәвәлиева. Мордовиядә Һади Такташ музеен төзекләндерәчәкләр. Татар-информ, 1.01.2026 Музей Хади Такташа (vk видео, 21:08). Республиканский Дом народного творчества РМ, 16.11.2028

Төркем:Мордовия музейлары Төркем:2005 елда нигезләнгән музейлар Төркем:Һади Такташ