Балтач районы (, ) — Башкортстанның төньяк өлешендә урнашкан район. Районда барлыгы 79 авыл бар, шуларның 57-се татар авылы.Онлайн — энциклопедия TataricaБашкирская энциклопедия. Населённые пункты. Балтачевский район. Болардан тыш 17 мари, 2 удмурт һәм 2 кечкенә рус авылы бар.
Районда татар авыллары: Иске Балтач, Ардагыш, Бигилде, Богдан, Бүләк, Җиләзекүл, Имән, Иске Илекәй, Иске Каргалы, Иске Солтангол, Иске Тимкә, Иске Янбай, Иске Яхшый, Иштирәк, Карышбаш, Комъязы, Көндәшле, Көнтүгеш, Кызыл Восток, Кызылкүл, Маты, Мәнәгәз, Начар, Нөркә, Рәхимкол, Сандугач, Сәйтәк, Текән, Түбән Кансөяр, Түбән Карыш, Түбән Сикияз, Туктай, Тутагач, Тучыбай, Тушкыр, Уразай, Уртаелга, Усман, Чишмә, Чиятау, Чокалы, Чурапан, Чуртанлыкүл, Чыпчык, Шауяды, Штәнде, Югары Кансөяр, Ягафәр, Ялангач, Яңа Балтач, Яңа Солтангол, Яңа Тушкыр, Яңа Уразай, Яңа Янбай, Яңа Яхшый, Яуязы. Кайбер шул татар авыллары халкы тулысынча яки өлешчә башкортлар дип яздырылган.База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».
Моннан тыш Анновка дигән элеккеге Тамбов ягыннан күчерелгән урыслар авылында да хәзер татарлар күпчелектә, авыл Түбән Карыш авылына кушылып киткән.
Татар авылларында татар теленең бөре һәм байкыбаш сөйләшләре таралган.Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5 Байкыбаш сөләшендә районның көнчыгышындагы мишәр авылларында (Ялангач, Яңа Уразай, Уразай, Көнтүгеш, Кызыл Восток, Кызылкүл, Иске Солтангол, Иске Янбай, Бигилде, Богдан, Чокалы, Көндәшле, Иске Тимкә, Рәхимкол, Иштирәк, Чишмә, Начар, Түбән Карыш, Карышбаш, Чуртанлыкүл, Җиләзекүл), ә бөре сөйләшендә көнбатыштарак урнашкан калган татар авыллары халкы сөйләшә. Алардан тыш җирле удмурт һәм марилар да татарча беләләр, ә Асау дигән удмурт, Иске Яморза, Тозлыуба дигән мари авыллары халкы тулысынча диярлек татарчага күчкән.
Юкка чыккан татар авыллары: Фән Яшәсен, Тузлыкуыш, Әхмәт, Яңа Штәнде.Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Архангель : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, с. : табл. преим. — Алф. указ.: С. 133.
Искәрмәләр
Балтач районы *