Валодди Вейбулл (швед телендә: Waloddi Weibull; 1887 елның 18 июне, Виттшёвле, Швеция — 1979 елның 12 октябре, Анси, Франция) — швед инженеры һәм математигыWaloddi Weibull / Svensk biografisk handbokDr. Robert B. Abernethy. Dr. E. H. Waloddi Weibull .
Тәрҗемәи хәле 1924 елда Король технология институтын тәмамлаган. 1932 елда Уппсала университетында фәлсәфә докторы дәрәҗәсенә ия булган. Швед һәм немец промышленностендә инженер-консультант буларак эшләгән. 1939 елда ихтималлыклар теориясендә аның исемен алган таралыш турында беренче монографиясен нәшер иткән. 1941 елдан бирле Король технология университетында укыткан. Дөньякүләм мәшһүрлекне аңа материаллар арганлыгы, ихтималлыклар теориясе һәм статистика өлкәләрендә тикшеренүләр китергән.
Бүләкләнүе 1972 елда Америка инженер-механиклар җәмгыятенең алтын медале белән бүләкләнгән булган. 1978 елда Швеция король техник фәннәр академиясенең Зур алтын медале белән бүләкләнгән булган.
Төп хезмәтләре A Statistical Distribution Function of Wide Applicability, 1951 Fatigue Testing and Analysis of Results, 1961 Estimation of Distribution Parameters by a Combination of the Best Linear Order Statistic Method and Maximum Likelihood, 1967 Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Математиклар