Дербешка — Татарстан Республикасының Актаныш районындагы торак пункт, 1940—1998 елларда — шәһәр тибындагы бистә. Әлегә муниципаль статусы — штп (федераль классификатор буенча).

Географиясе Дербешка Татарстанның башкаласы Казаннан төньяк-көнчыгышка таба 274 чакрым, ә район үзәге Актаныштан төньяк-көнбатышка таба 40 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..

Тарих 1872 елда кораблар ремонтлау остханәләре оешканда нигез салына. 1970-елларда Түбән Кама сусаклагычы зонасына керә. 1995 елдан даими яшәүчеләр юк. 1998 елның 18 июнендә исәптән сызыла. Шәһәр тибындагы бистә Кама елгасының сул ярында Актаныштан 42 чакрым көнбатыштарак урнашкан иде. Биредә бик борын заманнарданҗбирле халык яши. Безнең эраның I, III, V гасырларына караган авыллык, Пьянобор археологик культурасы торулыгы-Кирмәнчек шәһәрлеге калдыклары сакланган. Археолог Т. К, Ютина тикшергән каберлекләрнең XIII-XV йөзләргә каравы ачыклана. Авылның яңа тарихын шул чордан башлана дип санарга кирәк. Бу каберлекләрнең мөселман кешеләренеке икәнен дә онытмау зарур.   Бистә буларак, Дербешка 1872 елда суднолар ремонтлау остаханәләре өчен нигезләнә. 1891-1895 елларда ул “Тат. Әҗби пристане. Стахеев арендасы” дип йөртелә. 1896 елгы исемлектә “Стахеевларның Дербешка запоны” дип теркәлгән. Революциядән соң 1940 елга кадәр Дербешка запоны исемендә йөри. XIX йөз ахырларында православие чиркәве, тимерчелек алачыгы, слесарьлык остаханәсе, икмәк киптергеч, 2 кибет була.   Семиостров волостена карый.   1940 елның 26 апрелендә шәһәр категориясенә кертелә. 1970 елларда су басу зонасына эләгү аркасында ремонтлау-эксплуатация базасы Башкортстанның Измаил бистәсенә күчерелә, эшчеләре шунда китә, бер өлеше Актанышка китеп төпләнә. 1998 елның 18 апрелендә торак пунктлар исемлегеннән төшереп калдырылды.   Үзенең көчле хастахәнәсе, урта мәктәбе, базары бар иде. Икмәк кабул итү предприятиесе, Чулман белән Агыйдел елгалары кисешкән урында утырган пристане җирлеккә игелекле хезмәт күрсәтте.   Яуга алынган 528 сугышчының 203 е шунда мәңгелеккә ятып кала. Демография

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны

Халык саны189619261938194919581970197919892002201058818054629383470260411108000 Климат

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Искәрмәләр

Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.