Кече Чынлы  — Татарстан Республикасының Чүпрәле районы составына кергән авыл. Кече Чынлы елгасы буена урнашкан һәм шуңадырмы районның иң зур авылларыннан санала. Авыл җирлегенең гомуми мәйданы , сөру җирлеге . Авылда , яши. thumb|left|180px|«Әниләр чишмәсе»(«Голдыр кизләве») thumb|left|180px|мәктәп Авыл җирлегендә Кече Чынлы урта гомуми белем бирү мәктәбе урнашкан. Ул 1925 елда дүртеллык мәктәп итеп барлыкка килә, ә 1931 елда — тулы булмаган урта мәктәп, аннан соң 1972 елда — урта мәктәп итеп үзгәртелә. Авылда 350 урынлык мәдәният йорты, кибет, карамагындагы кибет, фельдшер-акушер пункты, тегшермән, авыл тулысы белән газлаштырылган. Халыкның үзәкләшкән су системасын куллана, узәк урамнарда 1993—1995 еллардан бирле асфальт түшәлгән. Район үзәгенә кадәр . Авылның атамасы Авылның ни өчен Кече Чынлы дип аталуы, ягъни әлеге исемнең кайдан килеп чыгуы турында халык телендә берничә риваять йөри. Чынлы чин (сан, дәрәҗә) дигән сүздән килеп чыккан дигән фикер бар. Янәсе, бу җирләр чинлы кешегә бирелгән булган, шуннан чинлы — чынлы атамасы килеп чыккан. Кече Чынлы авылы атамасы Чынлы (чыганакларда — Цыльна, Цильна) инеше исеменнән алынган дигән фикер дә яши. Инеш исеме Казан ханлыгы чоры чыганакларында очрый. Бу очракта инеш исемен ачыкларга кирәк. «Чынлы» сүзе русча «целина» — «үзләштерелмәгән чирәм җир» сүзеннән килеп чыккан дип тә әйтәләр. Элекке заманнарда бу тирәләр чирәм җир булган. Тора-бара монда халык килеп урнаша башлый, авыллар оеша. Ә авылларны күренекле кешеләр исеме белән атап йөрткәннәр. Мәсәлән, Кәрим Чынлысы — Кече Чынлы, Ярмәй Чынлысы — Зур Чынлы. Кәрим Чынлысы урнашкан чирәмлек җирләр Ярмәй Чынлысыныкыннан кечерәк булган. Шуңа күрә Кәрим Чынлысын — Кече Чынлы (Малая Цильна), Ярмәй Чынлысын Зур Чынлы (Болышая Цильна) дип йөртә башлыйлар. Тарих

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1849-12-25 Сафиулла Габдуллин 1927 Казан 1923-01-15 Зыятдин Арысланов 1999-03-20 Буа 1935-07-05 Рушания Арсланова Казан (Идел буе) федераль университеты шагыйрьtractor driver 2014-10 Казан 1938-01-01 Ринат Таҗетдинев М. С. Щепкин ис. Югары театр укуханәсе актёр Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры 2024-10-16 Казан 1946-08-10 Азат Алимов Николай Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе микробиологveterinary epidemiologist Николай Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе 1952-09-29 Әнисә Алиева Казан (Идел буе) федераль университеты текстолог Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты 1969-10-27 Рәдиф Җамалетдинов Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетыКазан (Идел буе) федераль университеты Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтыКазан (Идел буе) федераль университеты

I юрама. Кече Чынлы, Тау ягында урнашкан булса да, Болгарга якын гына. Ул Болгар дәүләте заманнарында ук булганга охшый. Кече Чынлы авылы аркылы зур сәүдә юлы уза торган булган. Болгар дәүләте җимерелгәч, төрле тарафларга таралган халыкның бер өлеше дә әнә шул авылга барып төпләнгән. Авыл шул заманда зураеп, ныгып калган. Бу версия фәкать риваятькә генә нигезләнгән. II юрама. Кече Чынлы авылына XIV гасырның ахыры — XV гасырның башында, ягъни Казан ханлыгы заманында нигез салынган. Беренче булып килүче кешеләр, елганың сул як ярында калкурак урын табып, шунда төпләнеп калганнар. III юрама. 1648 елда Сембер шәһәре салынганнан соң хәзерге Чүпрәле районы җирләренә Россия империясе хакимияте тарафыннан мишәр-татарлары юнәтелә. Кече Чынлы җирләренә да лашманнар һәм алар белән идарә итүче морзалары килә. Алар килгәндә бу җирләрдә урман гына булган. Аксакаллар әйтүенчә «морзалар Төмән татарларыннан була». Бу морзалар авылны салдыра, аңа исем бирәләр. Кече Чынлы ул вакытларда иң зур авыллардан санала, монда зур базарлар уздырыла.Бу мәкалә Сембер өлкәсенең архив мәгълүматларына һәм авылның аксакаллары сүзләренә нигезләнгән юрама Кече Чынлы тарихы рус дәүләте белән бәрелешләргә бай. Авыл халкы Пугачев һәм башка баш күтәрүләрдә катнаша. 1857 елда Рус Чынлысы игенчеләре һәм Кече Чынлы кешеләре белән каршылык чыга. Кече Чынлы җирләре русларга кануннардан тыш сатылган була. Әлбәттә, Кече Чынлы халкы бу җирләрне кире кайтармакчы булалар. Ләкин Сембер өлкәсе рус крестьянлары яклы була һәм татарларга каршы атлы казакларны җибәрә. Татарлар шул өлкә солдатлары () белән сугыша башлый, берничә кеше яралана, үлүчеләр дә була. 1905 елның 2 августында татарлар тарафыннан иген агулау хален тикшеру өчен җибәрелгән Сембер кешеләре хөкем ителә, алардан җиргә хуҗа булу кәгазьләре таләп ителә. Кече Чынлы халкына каршы ике рота җәяүле гаскәр юнәленә. 7 августта Кече Чынлыга махсус равештә Сембер губернаторы да килә. Аның бәхәсне суд аша хәл итүгә өндәүләре уңышсыз була. Халык тавыш күтәрә, җирләрен кире кайтаруны таләп итә. Шулай да җирләр Рус Чынлысына, соңрак ТАССР барлыкка килгәч, Сембер өлкәсен кереп кала. Халык саны Кече Чынлы авылы халкының үсеше һәм кимү чорлары астагы исемлектә күрсәтелгән. 1859 1897 1913 1920 1926 1938 1949 1958 1989 2002 2010 2016 2 485 3 495 4 701 5 303 4 2143 438 2 8882 9272 0911 835 1 601 1 401

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 1287 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 98,45%, башка халыклар — 1,48%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 0,08%.

Күренекле кешеләр Кече Чынлы авылында Азат Алимов (1946), эпизоотолог, ветеринария фәннәре докторы (1993), тәрҗемәче, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Кыям Сәлахетдин улы Миңлебаев (1929—2005), актер, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, ССРБ-ның Дәүләт, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты, республиканың Театр эшлеклеләре рәисе Ринат Арифҗан улы Таҗетдинов (1938―2024), Филология фәннәре докторы, Казан дәүләт гуманитар-педагогика университеты проректоры Рәдиф Рифкат улы Җамалетдинов (1969) туып үскән. География Кече Чынлы Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнбатышка таба 139 чакрым, ә район үзәге Иске Дрожжанодан төньяк-көнчыгышка таба 20 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..

thumb|left|200px|«Океан» сусаклагычы Авыл матур урынга урнашкан. Аны урталай бүлеп, Чынлы елгасы ага. Моннан тыш, Торна елгасы, Диңгелди һәм Садыйк елгалары бар. Авыл бик зур булганга, аны Түбән оч, Урталык, Югары оч, Аргы һәм Бирге якларга бүлеп йөртәләр. Авылның бер басуын Пугачев кыры дип атыйлар. Монда Емельян Пугачев гаскәре белән ял итәргә туктаган, дип сөйлиләр. Мамай исемле бер кеше шунда яшәгәнгә, бер басу Мамай кыры дип аталган. Авыл эчендә бер калкулык Әтәч тавы (Куцат тавы) дип йөртелә. Бер күперне Хатыйп күпере дип әйтәләр. Ул күпер Хатыйп исемле кеше колхоз рәисе булганда төзелгән. Кулланган чыганаклар http://mal-tsilna.ucoz.ru http://www.chuprale.ru/index.php/ru/2010-01-17-13-18-21 http://www.gumer.info/bibliotek_Buks/History/Article/Aman_IstKonf.php Чынлы чишмәләре.- Казан: Татар Китап Нәшрияте, 2002 | Авторлар:Миңлебаев К.С. һәм Алимов З.Җ. Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары / Ф.Г. Гарипова. – Казан: Мәгариф, 2005, - 247 б. Искәрмә

Моны да карагыз Кече Чынлы урта гомуми белем бирү мәктәбе Тышкы сылтамалар Кече Чынлы урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты