Юбилей аркасы йә Кызыл капкалар — Петров паркы ансамбленә керүче мемориаль корылмасы. Җөмһүрият әһәмиятендәге тарих һәм мәдәният һәйкәле статусына ия.http://www.uaig.kzn.ru/spis_pam.xls

Тарих Юбилей аркасы 1888 елда, И. П. Котелов проекты буенча төзелгән. Төзелеш Казан дары заводының йөзъеллыгына багышланган. Фронтоннарында «1788 ЛѢТЪ 1888» язмасы һәм Екатерина II вә Александр III вензелләре бар (Екатерина II дәверендә дары заводы төзелгән, Александр III дәверендә исә арка корылган). 1988 елда арка яңартып төзелгән. Тасвирлама Арка бәйрәмле, тантаналы формаларында һәм ак-кызыл төсләрендә ясалган. Әлеге вакытта Киров районы символларының берсе булып санала. Арканың күрү дәвәмы булып заводка илтүче аллея (Богатырёв урамы) тора. Искәрмәләр

Төркем:Казанда биналар һәм корылмалар Төркем:Казанның истәлекле урыннары Төркем:Аркалар Төркем:Казанның Богатырев урамы