Түбәнкаманефтехим яки Нижнекамскнефтехим — холдингына керүче, Аурупаның иң зур нефтехимия ширкәтләреннән берсе. Төп җитештерү куәтләре Түбән Кама шәһәрендә урнашалар. Тарих

1958 елда СБКФ ҮК һәм ССРБ Министрлар Шурасы Чулманның түбән агымында химик заводларны төзү турында карар итә. 1960 елда төзелешнең баш планы расланган.

Комбинат мәйданчыгында беренче төзелеш эшләре 1960 елда башланганнар; 1967 елда беренче продукцияне чыгарылган.

1981 елда Ленин ордены белән бүләкләнгән.

Милекчеләр вә җитәкчелек Компаниянең төп хуҗалары: ТАИФ төркеме (50,6 %), «Связьинвестнефтехим» (28,6 %).

Генераль директор — Азат Бикморзин. Эшчәнлек Җитештерү комплексы үз эченә 10 завод, 7 үзәк (шул исәптә фәнни-технология, проект-конструктор) һәм ярдәмче җитештерүләрен кертә.

Техноген һәлакәт 2026 елның 31 мартында синтетик каучуклар заводының полимерлаштыру цехында ремонт вакытында нефрасның (нефть эреткече) агып чыгуы сәбәпле зур масштаблы авария булган. «Түбәнкаманефтехим» үз куәтләренең 6 % ын (180 мең тонна продукция) югалткан. 12 кеше һәлак булган. Алар арасында 9 предприятие хезмәткәре, 2 подряд оешмасы эшчесе һәм 1 янгын сүндерүче (сүндерүдә катнашкан 29нчы янгын часте отделениесе командиры). 25 кеше хастаханәгә озатылган (шуларның 10 сы көчле пешүләр белән ― Мәскәүдә). 72 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. СИБУР һәлак булганнарның гаиләләренә түләүләр турында игълан иткән (10ар млн сум). Холдинг шулай ук авария корбаннарының балаларына балигъ булганчы ярдәм итү программасын формалаштырырга вәгъдә итәДиана Авакян, Регина Шафиева. «Есть иногда безалаберность»: 7 вопросов о крупнейшей техногенной катастрофе в Татарстане. Бизнес-Онлайн, 9.04.2026.

Искәрмәләр

Моны да карагыз «Хезмәттәш авазы» «Нефтехимик» (газета) Төркем:Россия химик һәм нефтехимик компанияләре Төркем:ССРБ химик сәнәгате ширкәтләре Төркем:Татарстан ширкәтләре Төркем:Химик һәм нефтехимик ширкәтләре Төркем:Түбән Кама Төркем:Россиянең химия компанияләре