Иога́нн Ран (немец телендә: Johann Heinrich Rahn, латин телендә: Rhonius; 1622 елның 10 марты, Цюрих — 1676 елның 27 мае) — ÷ (обелюс) тамгасын керткән Швейцария математигы. Тапкырлау тамгасы ∗ белән бергә ул аның 1659 ел «Teutsche Algebra» 1659 китабында пәйда булган.
1655-1669 елларда Цюрих мэры булган Ганс Ран (1593—1669) һәм Урсула Эшер (1591—1663) гаиләсендә туган. Иоганн Ран шулай ук Цюрих администрациясендә берничә вазифа биләгән. В 1654 елда Цюрихка Джон Пелль килгән һәм Ран 1658 елда Кибург башы вазифасына кергәнче аның өйрәнчеге булганв 1658 году. 1659 елда Ран немец телендә Франсуа Виет һәм Рене Декарт алгебраик ысулларын тасвирлаучы беренче эшне Teutsche Algebraны нәшер иткән. 1668 елда Томас Брэнкер аның инглиз тәрҗемәсен нәшер иткән, бу басма өстендә эштә Джон Пелль катнашкан. Ран шулай ук Диофант мәсьәләләренә багышланган эшне һәм безнең көннәргә барып җитмәгән оптика буенча ике эшне нәшер иткән.
Хезмәтләре
Искәрмәләр
Сылтамалар
Florian Cajori. A History of Mathematical Notations. 2 volumes. Lasalle, Illinois: The Open Court Publishing Co., 1928—1929 vol. 2, page 211. Rahn, Hans Heinrich
Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Математиклар