Ато́н — Кояш дискы, Илаһ, Ра яки Ра-Хорахтеның күренә торган формасы. XVIII династия фиргавене Эхнатон үз хөкемендә Атон культын игълан иткән.

Мифология

Атон Илаһы турында беренче искә алулар Борынгы Мисыр «Синух хикәясе»ндә XII династия вакытларына карый. Бу хикәядә үлгән патша күккә күтәрелүче Илаһ буларак тасвирлана, аннан соң Кояш дискы белән берләшә һәм аның илаһи тәне барлыкка китерүчесе белән кушыла. Аналогик рәвештә «Атон көмеше» кайвакыт ай билгеләнеше өчен кулланылаFleming, Fergus, and Alan Lothian (1997). The Way to Eternity: Egyptian Myth. Duncan Baird Publishers. p. 52. Кояш Илаһы Атонга Аменхотеп III хөкеме вакытында табынганнар, шул вакытта аны Ра кебек үк лачын башлы кеше буларак сурәтләгәннәр. Аменхотеп IV (Аменхотеп III варисы) хөкем итү елларында Атон мисырлыларның дәүләт диненең баш Илаһы булган. Шуннан соң Аменхотеп IV яңа иң олы Илаһ белән тыгыз бәйләнешен күрсәтер өчен Эхнатонга үзгәрткән.

Изображение

Башка Илаһлардан аермалы буларак, Атон антропоморф (кеше сыман) булмаган. Аны балкучы нурлар белән Кояш дискы кыяфәтендә сурәтләгәннәр, нур очларында кул чуклары булган, кайвакыт алар тормыш символы анхны сузган.

Бу Илаһның иң мәшһүр сурәтләренең берсе Тутанхамонның алтын тәхете артында сурәтләнгән.

Культ Атонга табынуның үзәге Фивлар һәм соңрак Ахетатон булган.

Атонизм Атонның культы Аменхотепом IV тарафыннан аның хөкеменең бишенче елында (б. э. к. 1348—1346 еллар) кертелгән булган һәм Атоның статусы иң олы Илаһ дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән; шулай да шуннан соң традицион Илаһларга табыну әле дә дәвам иткән. Башка Илаһларга игътибар әзрәк бирелгән, бу илдә икътисади хәлне үзгәрткән, бигрәк тә Амонның культ үзәнедә — Фивларда. Монда Амон исеме фрескалардан ватып төшерелгән булган, бу кайчандыр куәтле Амон каһиннәрен ярсыткан.

Хөкем итүенең 5 елына фиргавен үзенең Аменхотеп («Амон канәгать») исемен Эхнатонга («Атон өчен файдалы»)га үзгәрткән һәм яңа башкала — Ахетатон («Атон горизонты») төзи башлаган ул шулай ук Атонның культ үзәге булган. Биредә Атонга археологлар тарафыннан Атонның зур храмы (Пер-Атон "Атон йорты") (Пер-Атон «Дом Атона») һәм фиргавеннең шәхси кулланылышы өчен Атонның кече храмы (Хут-Атон «Атон сарае») багышланган булган. Амарна архитектурасының аерылып тора торган хасияте был Gem-Pa-Aten («Табылган Атон») булган — кояш илаһы белән аралашуны ачыграк һәм турырак итү өчен күпсанлы колонналар тарафыннан тотылган түбәдән баш тарту. Шул ук вакытта изге урыннар белән Атонның зур храмы ахыргача төзелеп бетмәгән булган.

Атон үзендә ир-ат Илаһ һәм хатын-кыз Алиһә хасиятләрен берләштерә. Бөтен барлыкка китерелгән нәрсә Ходайдан килеп чыккан, әмма шул ук вакытта аның эчендә дип саналган. Аның исемен фиргавеннең исемен язган кебек картуш эченә язып куйганнар, бу башка Илаһлар белән очракта күзәтелмәгән. «Атонга гимн»да Ра-Хорахте, Шу һәм Атон бердәм Илаһ барлыкка китерүчегә берләштерелгән. Эхнатонның үлеменнән соң ул керткән культка тыю салынган булган, иң олы Ходай янә Амон булган. Әмма Атон культы шундук юкка чыкмаган булуы ихтимал - Эхнатон фикерләре рәт кеше тарафыннан бер буын дәвамында тәэмин ителгән булган.

Монотеизм мәсьәләсе Тикшеренүчеләр мохитендә Эхнатонның дини реформасының беренче монотеизм барлыкка килүенә тәңгәллек турында фикер бар.

Зигмунд Фрейд «Моисей һәм монотеизм» эшендә Атонның культы яһүди монотеизм формалашуына һәм үсешенә җитди эз калдырган һәм аның пәйда булуыннан алдан килгән, чөнки фараз ителгәнчә Эхнатон хөкеме вакытында Борынгы Мисыр территориясендә торган Иске Васыять пәйгамбәре Муса асаба дини культның (Адонай) кайбер фикерләрен үзләштерә алган (Адонай).

Башкалар фикеренчә, Эхнатон Атонның (генотеизм яки монолатрия) бердәм культын башка Илаһларның булуына ышанмаганга күрә түгел, ә Атоннан башка теләсә-нинди Илаһларга табынудан тыелганга күрә практилаган. Реформа Эхнатона была не только религиозной, но также культурной, всеохватывающей, созданной инициативой самого Эхнатона.

Патша титуллары

Амарна периодында Атон исеме патша титулы булган (чөнки ул барысының да патшасы булып саналган) һәм картушта язылган булган. Бу титулның ике формасы булган: берсендә башка Илаһлар булган, ә икенче формада Атонның үзенә хас "үзенчәлекләр" күбрәк булган. Иртә форма Ра-Хорахти исеме булган, "ягъни офыкка шатланучы"; Шу исеме шулай ук Атонга караган булган. Соңрак форма Ра булган, ул ике офык белән идарә иткән һәм офыкка шатланган булган; аның исемендә яктылык Атон булган.

Тәрҗемә юрамалары Атон сурәтләнгән югары һәм тәбәнәк рельефлар аны бөгелгән өслек белән күрсәткән булган, шуңа күрә соңрак галим Хью Нибли дөрес тәрҗемә булып диск түгел, ә шар яки сфера, ягъни кояш дискы урынына кояш шары дигән фараз ясаган. Мөгаен, Атонның өч үлчәмле сферик форма Гор яки Ра күзләрен сурәтләгән. Башка монотеистик дин Зәрдөштлектә Кояш Ахура Мазда күзе дип аталган.

Бу ике теория бер-берсе белән тәңгәл китереп булмаслык, чөнки күз шар сыман формага ия.

Атоннан чыгарылган исемнәр Ахетатон: «Горизонт Атон офыгы»; Эхнатон тарафыннан төзелгән шәһәр-башкала. Амарна буларак мәгълүм төбәктә урнашкан. Эхнатон: «Атонга хуш килә торган». Меритатон: «Атонның сөйгәне». Макетатон: «Атонга караучы» яки «Атон тарафыннан якланган». Анхесенпаатон: «Ул Атон өчен тора». Нефернефруатон-ташерит «Атонның матур камиллеге»-кече. Бакетатон: «Атон хезмәтчесе». Нефернефруатон: «Атонның матур камиллеге». Паатонемхеб: «Атонның бәйрәм итүе». Тутанхатон: «Атонның тере охшашы».

Искәрмәләр

Әдәбият

Немец телендә Dieter Arnold: Die Tempel Ägyptens. Götterwohnungen, Baudenkmäler, Kultstätten. Bechtermütz, Zürich 1992, ISBN 3-86047-215-1. Jan Assmann: Ägypten. Theologie und Frömmigkeit einer frühen Hochkultur. 2. Auflage, Kohlhammer, Stuttgart/ Berlin/ Köln 1991, 3-17-011768-8. Jan Assmann: Theologie und Weisheit im alten Ägypten. Fink, München 2005, ISBN 3-7705-4069-7. Hans Bonnet: Lexikon der Ägyptischen Religionsgeschichte. 3. unveränderte Auflage, Nikol, Hamburg 2000, ISBN 3-937872-08-6. Emma Brunner-Traut: Die Stifter großer Weltreligionen. Herder, Freiburg i.B. 2007, ISBN 3-451-05937-1. Sir Alan Gardiner: Geschichte des Alten Ägypten. Eine Einführung. Weltbild, Augsburg 1994, ISBN 3-89350-723-X. Wolfgang Helck: Politische Gegensätze im alten Ägypten. Ein Versuch. In: Hildesheimer ägyptologische Beiträge. (HÄB) Bd. 23, Gerstenberg, Hildesheim 1986. Erik Hornung: Monotheismus im pharaonischen Ägypten. In: O. Keel (Hrsg.): Monotheismus im Alten Israel und seiner Umwelt (= Biblische Beiträge. Bd. 14). Fribourg (Schweiz) 1980. Erik Hornung: Echnaton. Die Religion des Lichts. 2. Auflage, Artemis & Winkler, Düsseldorf/ Zürich 2001, ISBN 3-7608-1223-6. Manfred Lurker: Lexikon der Götter und Symbole der alten Ägypter. Scherz, Frankfurt a.M., ISBN 3-502-19420-3. Dominic Montserrat: Akhenaten. History, Fantasy and ancient Egypt. Routledge, London 2000, ISBN 0-415-18549-1. Nicholas Reeves: Echnaton. Ägyptens falscher Prophet (Kulturgeschichte der antiken Welt. Bd. 91). von Zabern, Mainz 2002, ISBN 3-8053-2828-1. Hermann A. Schlögl: Echnaton''. Beck, Frankfurt a.M. 2008, ISBN 3-406-56241-8.

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Мисыр Илаһлары исемлеге Атонның иң олы каһине Атонизм Мерира Амарна сәнгате

Төркем:Илаһлар