Оси́рис (мисыр телендә: wsjr; юнан телендә: Ὄσιρις, латин телендә: Osiris) — Борынгы Мисыр мифологиясендә яңадан терелү Илаһы, теге дөнья патшасы һәм үлеләр җаннары судьясы. Ходайның төп табыну үзәкләре Нил дельтасында Бусирис һәм Абджу (Абидос) булган.
Сурәте
Гадәттә яшел тиреле, патша хакимияте символлары хекет һәм нехехуны (скипетр һәм зынҗырны) тотучы ирекле кул чуклары белән ак тукымага төрелгән мумия кыяфәтендә сурәтләнгән. Осирис таккан таҗ папирус сабакларыннан ясалган, аның изге көймә шул ук үсемлектән ясалган, ә аның символы джед бер-берсенә тыгылган берничә бәйләм камыштан тора. Дәвам итеп, Осирис һәрвакыт теге яки бу үсемлек белән сурәтләнә: аның тәхете алдында я лотос, яки рәт агач һәм йөзем чыбыгы сурәтләнгән; кайвакыт йөзем тәлгәше белән Осирис шуның астында утырган балдахин да үрелгән; кайвакыт аның үзе тирәли дә йөзем чыбыклары үрелгән.
Килеп чыгышы Борынгы Мисыр текстларында һәм Плутарх хикәяе буенча, Осирис җир ходае Геб һәм күк Алиһәсе Нутның олы улы булган. Ул дөньяга елны каплаучы биш изге көндә килгән. Аның белән (яки өч көннән соң) аның кыз туганы игезәге Исида туган. Аларның кыз туганы Нефтида, ир туганы — Сет булган. Осирис хакимиятне карт бабасы Радан, бабасы Шудан һәм әтисе Гебтан мирас итеп алган иң борынгы заманнарда хөкем иткән дүрт Илаһның берсе булган. Иртә чорда Исиданы Осирисның хатыны дип атаганнар, мөгаен, аңа күршедә табынганга күрә һәм шулай ук аның исеме мисыр телендә Осирисның исеменә аваздаш булганга күрә. Бу (төрле җенесле) күк игезәкләр турында таралган фикерне раслаган.
Мифология Гелиополь риваяте буенча, Осирис варварлыкка ахыр куеп Мисырда цивилизацияне барлыкка китергән, кешеләрне дингә һәм җир эшкәртүгә, бигрәк тә йөзем чыбыгы үстерүгә өйрәткән. Бу энесе Сетта көндәшлек хисе тудырган.
Борынгы «Пирамидалар текстлары»нда Сет абыйсына аяк чалган өчен ачуы чыккан, ә Соң периодта — адюльтерга күрә. Сетның Нефтида исемле хатыны Осириска гашыйк булган һәм Исида хатынының кыяфәтен алып аннан Анубис исемле улы белән бугазлы булган. Исида Осирисның Нефтида белән хыянәте турында белгәч, ул Галәмне ачы тавыш белән тетрәндергән һәм гаилә ятагыннан тасмаларны өзеп ташлаган. Ул ире сөюен кайтарырга чара бирергә вәгъдә иткән Тотка мөрәҗәгать иткән. Ире ярсуыннан куркып, Нефтида бәби Анубисны камышларда ташлаган, анда этләр ярдәмендәк аны Исида тапкан.
Сет абыйсыннан үч алырга теләгән. Риваятьнең иртә юрамасы буенча ул Осирисны сунарда сагалап торган һәм үтергән. Соңрак юрамалар мәгълүм иткәнчә Сет 72 заговорчы белән шурада гамәл иткән. Бәйрәмнәрнең берсендә ул матур саркофагны китерергә кушкан һәм аны тап-тап килгәнгә бүләк итәргә вәгъдә иткән. Осирис саркофагка ятты гына, заговорчылар капкачны япканнар, кадаклаганнар һәм Нилга ташлаганнар. Мемфис риваяте буенча Осирисның тәнен елгага ташлаганнар, анда ул балыклар белән ашалып өч көн һәм өч төн яткан. Шуңа күрә мисырлылар арасында Нилда баткан кеше изге дигән сынамыш булган. Үтерү Хатхор аеның (ягъни ноябрьдә) 17 көнендә Осирисның хөкеме яки тормышының 20 елында, Кояш Чаянда булган вакытта булган. Плутарх буенча (соңрак юрама) ире үтерелгәне турында ишеткәч, Исида чәчен кискән, фаҗигә киемнәрен кигән һәм Осирисны эзләргә киткән. Дулкыннар сандыкны Библның Сүрия ярына чыгарган. Бу урында агач үскән (арчан, тамариск яки эрбет агачы) һәм әрҗә тирәли үрелгән. Асаба хөкемдар Мелеккарет агачны чабарга һәм аннан багананы ясарга кушкан. Библга килеп Исида аның хөкемдары һәм хөкемдары хатыны Астарта (ягъни Исида һәм Осирисның игезәкләре булган ике Азия Илаһы) рөхсәтеннән баганадан саркофагны ала алган. Багананың үзен ул майлар сылап җитенгә төргән һәм асаба кешеләргә табыну өчен калдырган. Бу Мисыр чыганакларыннан мәгълүм булмаган эпизод Плутарх вакытларында һәм, мөгаен, иртә Яңа патшалыкта Библда Исида һәм Осирис культы практикасына аңлатма бирә. Исида ире тәне белән Мисырга кайткан һәм Нефтида ярдәме белән Буто шәһәре янында сазлыкларда Осирисны кайгыртып елар өчен калдырган.
Исида ябылудан Түбән Мисыр сазлыкларына качкан һәм сыер кыяфәтендә Сет куучыларыннан йөзүче Хеммис утравында сакланган (мисыр телендә: Akh-bity «Түбән Мисыр фиргавененең папирус куаклыклары»), анда ул Горны тудырган. Греклар буенча бу урын Бутодан ерак түгел, гәрчә мисырлылар өчен аның урыны әһәмиятле булып саналмаган һәм ниндидер изге ялгыз булу урыны буларак аңланган. Улын Сет ярсуыннан саклау өчен Исида бәбине кәрзингә яки сандыкка салган һәм Нил сулары буенча җибәргән. Илаһи бала караучы Рененутет аны, ул дөньяга үзен «кушагын куе куаклыкларында киеп» (ягъни ир булганчы) дөньяга күрсәткәнче караган. Осирис рухы тарафыннан этәрелеп Гор «әтисе өчен үч алучы» булырга карар кылган. Бер юрама буенча Гор әтисе үлеменә кадәр тудырылган яки яралгы ясалган булган, башкасы буенча — Исида тәкъдир агачы җимешеннән йөкле булган (бу йөзем чыбыгы булган дип санала). Исида могъҗизалы рәвештә озакка түгел терелдертелгән Осиристан йөккә узган дигән теория хөкем сөргән. Плутарх буенча (соңрак юрама), Исида Осирисның пенисын тапмаган (аны балыклар ашаган), шуңа күрә балчыктан фаллос әвәләгән, аны изгеләштергән һәм җыелган ире тәненә үстереп корган. Тилгән анасы — Хат кошына әверелеп Исида Осирис мумиясе буенча канатларын җәйгән, сихри сүзләр әйткән һәм йөкле булган. Бу гамәлдән икенче зәгыйфь угыл Гарпократ туган (белмәвенә күрә Плутарх Гор формасын аерым Илаһ итеп аерган). Исида Түбән Мисыр сазлыкларында тотылуыннан качкан һәм Сет җибәргән куучылардан Хеммис йөзүче утравында (Мисыр телендә: Akh-bity) качкан, «Түбән Мисыр фиргавенең папирус куаклыклары»), анда ул Горны тудырган. Юнаннар буенча бу урын Бутодан ерак түгел урнашкан, гәрчә Мисырлылар өчен аларның урнашуы әһәмиятле булмаган һәм ниндидер изге ялгыз тору урыны буларак аңланган булган. Улын Сет ярсуыннан саклау өчен Исида бәбине кәрзингә яки сандыкка салган һәм Нил сулары буенча җибәргән. Илаһи бала караучы Рененутет аны "куе куаклыкларда кушагын киеп" (ягъни ир булып) дөньяга ачканчы кадәр караган. Осирис рухы тарафыннан этәрелеп Гор "әтисе өчен үч алучы булырга карар кылган". Сетны җиңеп Гор әтисен үз күзен йоттырып терелдертә, әмма ул җирдә калырга теләми һәм Дуатта үлеләр хөкемдары була. Җир тәхетен Гор били.
Осирис суды Башта «Пирамидалар текстлары» буенча Анубис Дуатта үлеләрнең бердәнбер судьясы булган, әмма бу югары вазифа Борынгы патшалык ахырыннан (б. э. к. 3-енче меңьеллык ахыры) (үлгән фиргавен булып саналган) һәм "көнбатышта булганнарның хөкемдары", "көнбатыш хөкемдары (Хентиаменти) титулы Осирис тарафыннан узурпирланган булган.. XVIII династия хөкеме башында Осирис Хөкеме Суды «үлеләр Китабы» папирусында пәйда булган, анда беренче мәртәбә "бөек үлчәү" сурәтләнә. Ышанулар буенча, үлчәмнең бер савытына үленең йөрәге салынган булган, башкасына мәрхүм никадәр гадел тормыш яшәгәнен сынар өчен Маат Алиһәсе каурые салынган булган. Әгәр дә бөек Эннеада гаепләү карарын чыгарса, Амат җанвары мәрхүмнең йөрәген ашаган, бу гөнаһлыны тормышын Иалу кырларында дәвам итүдән мәхрүм иткән.
Культ
Осирисның династияләргә кадәр периоды культы турында практик рәвештә әз мәгълүм. Башта Осирис Дельтада Джеду (Джедет) шәһәренең асаба Ходае булган, ул шәһәрне юнаннар Бусирис («Осирис Йорты») дип атаган. Монда Осирис символы джед баганасы булган. Ритуаль максатларда Осирис мумиясе кыяфәтендә агач футлярлар да кулланылган: эчтә алар буш булган, анда җир тутырылган һәм бөртекләр салынган булган, футлярның түбәсендә шулар аша яшел үсентеләр чыккан тишемнәр борауланган булган («Үсүче Осирис»). Аның храмнары тирәли үзгәрүче вакыт һәм ел символы буларак 360 яки 365 агач утыртылган булган. Бусиристан табыну бөтен Мисыр буенча таралган, әмма төп табыну үзәге тиздән Урта Мисырда Абидос булган. Күп мисырлылар Абидоста күмелү аша мәңге тормышка ия булырга омтылган, анда ышанулар буенча Ходайның тәне күмелгән булган. Осирисның соляризациясе белән параллель рәвештә аның хатыны Исида күк сыеры Хатхор белән тәңгәл китерелә башлаган, шуңа күрә аның башында мөгез кыяфәтендә таҗ ясый башлаганнар. Осирис үлеме һәм терелдертелүе турында миф еллык авыл хуҗалыгы циклы белән бәйле булган. Осирисны күмү бөртекне чәчү белән ассоциирланган булган, аның терелдертелүе - үсентеләрнең барлыкка килүе, Осирисны үтөрү - уру вакытында башкларны кисү. Осирис маат (гаделлек) принциплары буенча эшләүче гадел хөкемдар, терелдертүче куәт буларак тәкъдим ителгән булган, шул ук вакытта аңа каршы торучы Сет хаос һәм рәхимсезлек чагылышы булган. Бу бәйләнештә Осирис һәм Сет турында миф тәртип һәм тәртипсезлек, тормыш һәм үлем арасында көрәшне чагылдыра. Культ үсеше белән Осирис үлеме хикәясе, аның толы Исида бәласе, Горның көрәше бөек халык бәйрәмнәрендә күп санлы дини драмалар темалары булган. Осирис ел хөкемдары булганга күрә, аның бәйрәмнәре күбесенчә айныкы булганнар, шуңа күрә аны соңрак "үзен яңартучы" ай дип атый башлаганнар. Осирис культы фиргавеннең күкләргә монополиясен җимергән, үлеләрнең чабып таркатудан башка күмү йоласын раслаган һәм һәр кешегә үлемнән соң яңа тормыш вәгъдә иткән. Урта патшалык ахырына Осирис культы Югары Мисырда ныгыган һәм бик популяр булган.
Мәдәнияттә Осирис Осирис һәм Сетның мифологик тарихы борынгы мисыр әдәби әсәре «Ике ир туган турында повесть» (б. э. к. як. 1200-1194 еллар) һәм «Дөреслек һәм Ялган» (б. э. к. як. 1292-1191 еллар) сюжетында карала.
Антик әдәбият
антик авторлар тарафыннан күп мәртәбә искә алынаЛюбкер Ф. Реальный словарь классических древностей. М., 2001. В 3-х тт. Т. 2. С. 504; См. Страбон. География XVII; Нонн. Деяния Диониса IV 270.. Согласно Геродоту, это бог, которого египтяне отождествляют с греческим ДионисомГеродот. История II 42; Диодор Сицилийский. Историческая библиотека IV 1, 6. Диодор аның Приап белән бәйләнешен билгеләп үтәДиодор Сицилийский. Историческая библиотека IV 6, 3. Тибулл буенча Осирис беренче булып сабанны уйлап тапкан һәм кешеләрне җир эшкәртүгә өйрәткәнТибулл. Элегии I 7, 27-48. Классическая музыка
Сихри флейта (немец телендә: Die Zauberflöte) — Моцарт зингшпиль операсы, анда Зарастро ариясе «O Isis und Osiris» (Йә сез, Изида һәм Осирис) дип атала.
Кинематограф
2016 — «Мисыр Ходайлары»; Осирис ролен Брайан Браун, (АКШ) башкарган. Музыка
Америка прогрессив-металкор төркеме Born of Osiris Осирис Ходае хөрмәтенә аталган.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Шулай ук карарга мөмкин Осирион Үлүче һәм терелүче Ходай Мисыр Ходайлары исемлеге Апис
Төркем:Илаһлар