Әминә Буяч ( 10 декабрь 1957 ел, Тетуан, Марокко). — Мароккода кеше хокуклары активисты һәм дипломаты. 2010 ул Халыкара кеше хокуклары федерациясенең вице-президенты, ә 2013 елда әлеге оешманың президенты, 2016 елда ул Марокконың Швеция һәм Латвиядәге илчесе, 2018 елның декабреннән ул Кеше хокуклары буенча милли совет президенты булып эшли.

Тәрҗемәи хәле Әминә 1957 елның 10 декабрендә илнең төньягындагы Тетуан шәһәрендә, Испания оккупациясе вакытында моннан качып килгән Эр-Рифтан булган танылган гаиләдә туган. Аның әтисе Хаммади Буаяч, юрист, сәяси активист, фикер иясе, Рабат университетының хокук профессоры һәм деканы булган. Ул Мөхәммәт Эл-Мәкки Насириның чит илдә (Каир һәм Париж) белем бирү миссиясендә катнашу өчен сайлап алган аз санлы шәхесләрнең берсе иде. Аның бабасы Габделкәрим әл-Хәттабинең уң кулы һәм Риф сугышы вакытында иң тугры генерал булып саналган. Соңрак Әминә Буаяч Рабаттагы Мөхәммәд V Университетында икътисад белгечлеге буенча магистр дәрәҗәсен алган.

Буаяч яшь чагында ук кеше хокукларын яклау өлкәсендә эшли башлаган. Мароккодагы II Хәсән патша җитәкчелегендә сәяси репрессияләр вакытында сәяси тоткыннарның гаиләләре белән эшли. Аннары ул ике ел танылган социолог Фатима Мерниси белән хатын-кызлар хокуклары, аеруча мөселман хатын-кызлары хокуклары буенча эшләгән һәм бу тема буенча гарәп, француз, инглиз һәм испан телләрендә күпсанлы мәкаләләр бастырып чыгарган.

1993 елда ул Мароккода үлем җәзасын бетерү өчен кампания алып бара.

1998 елдан 2002 елга кадәр ул премьер-министр Әбдеррахман Йосыф кабинеты әгъзасы була. Гарәп язы вакытында ул Мөхәммәд VI тарафыннан яңа конституция әзерләү өчен җыелган конституцион комиссия әгъзасы.. Марокко конституциясен булдыруга керткән өлеше өчен Король Мөхәммәд VI аны Тәхет ордены белән бүләкли.

Әминә Буаяч Кеше хокуклары буенча Гарәп оешмасы һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасының Кеше хокуклары буенча Югары Комиссары идарәсенең төбәктәге стратегик тикшеренүләр буенча экспертлар төркеме әгъзасы.

Әминә Төньяк Африка төбәгендәге иң актив кеше хокукларын яклаучыларның берсе. Ул президент Зин әл-Абидин Бен Алиның вазифасыннан китүеннән соң Туниска һәм Муаммар Каддафи үтерелгәннән соң Ливиягә килгән беренче кеше хокукларын яклаучыларның берсе була. Ул шулай ук Гарәп Лигасының төбәк реформа төркемендә актив катнаша.

Әминә Буаяч Кеше хокуклары буенча Гарәп оешмасы һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасының Кеше хокуклары буенча Югары Комиссары идарәсенең төбәктәге стратегик тикшеренүләр буенча экспертлар төркеме әгъзасы иде.

2006 елда Әминә Мароккодагы гражданлык җәмгыяте оешмасы җитәкчесе . Буаяч Мароккодагы кеше хокуклары мәсьәләләре, мәсәлән, җәфалау, качаклар һәм мигрантлар, хатын-кызлар хокукларын бозу белән шөгыльләнә һәм үлем җәзасын бетерү өчен көрәшә.

2010 елда ул Халыкара Кеше хокуклары федерациясенең вице-президенты, ә 2013 елда бу оешманың президенты .

2014 елда ул Аддис-Абеба Африка саммиты вакытында Африка халыкара хөкүмәткә карамаган оешмаларының баш координаторы вазифасын биләгән.

2016 елның 13 октябрендә ул Марокконың Швециядә һәм Латвиядә илчесе була.

2018 елның 6 декабрендә Марокко патшасы Мөхәммәд VI Әминә Буаячны Кеше хокуклары буенча милли совет президенты итеп билгели. 2019 елда ул Мароккода «сәяси тоткыннар» юк дип белдерә.

2019 елда Халыкара хатын-кызлар көненә Мароккода балигъ булмаганнар белән никахны гамәлдән чыгаргу өчен милли кампанияны башлап җибәрә.

Тәнкыйть 2019 елда Амина Буаяч һәм Кеше хокуклары буенча Милли совет аның илдә сәяси тоткыннар юк, ә Хирак Риф хәрәкәте вакытында кулга алынганнар, бу демонстрацияләр вакытында тыелган демонстрациядә һәм җинаять өчен кулга алынган кешеләр дигән белдерүеннән соң тәнкыйтькә дучар ителде.

Кеше хокуклары буенча милли совет соңрак Әминә Буаяч гаепләүне хуплаган һәм Нассер Зефзафиның законлы рәвештә хөкем ителгәнен белдергән доклад бастырып чыгара. Ләкин бу доклад кайбер кеше хокуклары активистлары тарафыннан тәнкыйтькә дучар була.

Бүләкләре Тәхет ордены Кавалер (2011) Тәхет орденыОфицер (2013) Мактау Легионы ордены (2014)

Искәрмәләр

Сылтамалар Амина Буаяч получила «ключ от города» Сан-Сальвадора в знак признания её заслуг

Төркем:Хокук яклаучылар Төркем:Сәяси активистлар Төркем:Почетлы легион ордены кавалерлары Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1957 елда туганнар Төркем:10 декабрь көнне туганнар