Диаз Мөсәлимов, Диаз Серикали улы Мөсәлимов, АКШта: Diaz Mussalimov (1991 елның 27 сентябре, СССР, Казакъстан ССР, Симәй) ― Казакъстан җырчысы (тенор), композитор һәм педагог, 2018 елдан Нью-Йорк университетының вокал профессоры. Ул халыкара чараларда Казакъстан гимнын башкаручы, шулай ук төрле жанр элементларын берләштергән җырлар авторы буларак билгелеВиктор Николаев. Певец из Семея стал профессором по вокалу в американском вузе. nur.kz, 28.10.2018.

Тәрҗемәи хәле

1991 елның 27 сентябрендә Симәй шәһәрендә өч балалы гаиләдә туган (унөч яшендә әтисе вафат булган). Бертуганнары Данияр, Дарий (2003 елгы). Бабалары Караганды өлкәсе Каркаралы шәһәреннән, алар атаклы сәүдәгәрләр булганнар. Әтисе Серикали һәм әнисе АльмираАльмира Мусалимова Вконтакте бизнес белән шөгыльләнгән һәм улларын чит илләргә конкурсларга җибәрергә мөмкинлекләре булган. Әтисе шулай ук футболчы булган, Симәйнең «Спартак» һәм Таллыкурганның «Жетыс» командалары өчен уйнаган. Өч яшендә кулына әтисенең гитарасын тотып, Диаз «Дорогие мои старики» җырын башкарган. Дүрт яшендә әбисе Сабира аны Симәйнең Татар сәнгать мәктәбенә алып килгән, шунда музыкаль белем ала башлаган.

Дүрт яшендә Диаз беренче тапкыр сәхнәдә чыгыш ясаган: Симәй шәһәр мәдәният йортында татар музыкасы концерты вакытында ул сәхнәгә чыгарга сораган, «Дорогие мои старики» җырыннан өзек җырлаган һәм «Цыганочка»ны биегән. Бу очрак аның тормышында борылыш мизгеле булган ― аннан соң әти-әнисе малайны музыка мәктәбенә бирергә карар кылганПарень из Семея уехал в США и подружился с дедушкой Рианны. YK-news.kz, 26.02.2016.

Балачакта Диаз Мусалимов Үскәмәндә Нурсолтан Назарбаев каршында чыгыш ясаганДиаз Мусалимов: Қазақ әндері – менің негізгі репертуарымда. informburo.kz, 2.08.2019.

«Иртеш таңнары» фестивалендә «Мин – джазмен» җырын башкарып, лауреат булган (укытучысы Габделхак Ахунҗанов).Гөлзадә Сафиуллина. Затлы дәвам фестивале. «Безнең мирас», 2021 ел, № 3. ― Б.99. Балачагыннан Франция, Италия, Австрия, Словакия, Финляндия, Швеция, Кытай, Россия, Украина, Америкада чыгыш ясаган.

Дүрт яшеннән тугызынчы сыйныфка кадәр Диаз үзен музыкаль белем алуга багышлаган. Соңрак ул Чайковский исемендәге Алматы музыка көллиятенә «Соло җырлау» белгечлегенә укырга кергән. Уку вакытында ул шулай ук фортепиано классы буенча шөгыльләнгән һәм музыка яза башлаган. 13 яшендә ул үзенең беренче җырын — «Семипалатинск мой»ны иҗат иткән, ул шәһәрнең рәсми булмаган гимны булып әверелгән.

АКШта уку Көллиятне тәмамлагач, Диаз белемен чит илдә дәвам итәргә карар кыла. Алматы көллиятен тәмамлагач, 2013 елда ул TOEFL имтиханын уңышлы тапшырып, тыңлаулар узган һәм АКШның Вирджиния штатындагы Норфолк университетына грантка укырга кергән, анда музыка буенча бакалавр дәрәҗәсен алган. Соңрак ул Барак Обаманың президент стипендиясен алган.

АКШта беренче елларда җиңел булмаган ― ул савыт-саба юучы, официант булып эшләгән, ә соңрак балалар клубында футбол буенча тренер Кайрат Әүбакировның ярдәмчесе булган.

Норфолк университетында вокал сәнгатен өйрәнгәндә афроамерика музыкантлары мәдәнияте җәлеп иткән, чөнки ул джаз, R'N'B һәм госпел белән мавыккан (хәтта чиркәү хорында җырлый башлаган). 2015 елда университетны тизләтелгән рәвештә алтын медаль һәм иң югары балл (Summa Cum Laude) белән тәмамлаган.

Бакалавриаттан соң Нью-Йоркка күчеп килгән һәм магистратурасына, классик вокал һәм опера факультетына укырга кергән. Ул «вокал башкару: музыкаль театр һәм вокал педагогикасы» белгечлеге буенча икеләтә магистр дәрәҗәсе алганМилана Гузеева. Судьба вундеркинда. time.kz, 18.01.2017

АКШта карьерасы 2016 елда, әле уку вакытында ук, Диазга вокал профессоры вазифасын тәкъдим иткәннәр. Ул бакалавриат студентларына вокал укыта башлаган. Мөсәлимов билгеләп үткәнчә, педагог эше аңа рәхәтлек китерә, бигрәк тә студентлар аңа талантларын ачуда ярдәм иткәне өчен рәхмәт әйтcәләр.

Укыту белән параллель рәвештә Диаз солист карьерасын үстерә. Ул Манхэттендагы легендар Birdland джаз-клубында чыгыш ясаган, анда үз җырларын башкарган. Аның инглиз телендәге бер композициясе ― «I'm from Kazakhstan» ― киң танылу алган.

Әһәмиятле чыгышлар арасында ― Лас-Вегастагы T-Mobile аренасында ( Казакъстан) (Мексика) каршы көрәше алдыннан Казакъстан гимнын башкару. Соңрак ул Madison Square Garden да НХЛ хоккей матчында АКШ гимнын җырлаган. Диаз шулай ук Джимми Фэллон шоуында чыгыш ясаган беренче казакъстанлы булган.

, һәм The Manhattan Transfer, Джони Матис, шулай ук бабасы кебек музыкантлар белән хезмәттәшлек иткән. Казакъстанның яшь җырчысы Данеля Төлешова белән эшләгән, аны америкалы музыка индустриясе белгечләре белән таныштырган.

Иҗаты Диаз җырларны башкарып кына калмый, музыка да яза. Аның җырлары төрле жанрларны колачлый — классика һәм мюзикллардан алып R'N'B һәм поп-музыкага кадәр. 2024 елда ул Актүбәнең 155 еллыгына «Ziga Zaga» җырын багышлаган. Анда ул шәһәрнең тарихи шәхесләрен, илне һәм җирне саклаган батырларны телгә алган, спорттагы, мәдәнияттәге һәм сәнәгатьтәге казанышларын санап чыккан Певец и композитор Диаз Мусалимов посвятил песню 155-летию Актобе. Актюбинский вестник ВКонтакте, 29.05.2024.

Искәрмәләр

Сылтамалар Милана Гузеева. Судьба вундеркинда. time.kz, 18.01.2017 Диаз Мусалимов: «от песни в Доме культуры в Семее, до выступления в Madison Square Garden». Weproject, 11.12.2017 Diaz Mussalimov. Песни

Төркем:Казакъстан җырчылары Төркем:Тенорлар Төркем:Нью-Йорк университетын тәмамлаучылар Төркем:Норфолк дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Әнисе татар, әтисе башка милләттән булган шәхесләр Төркем:Нью-Йорк университеты укытучылары