Сөмайя бинт Хәйят яки Памук ( үл. , ) — Мөхәммәд пәйгамбәр сәхабәләренең берсе, шулай ук Исламны кабул иткән беренче хатын-кызларның берсе һәм Исламда беренче шәһит. Аммар ибн Ясирның әнисе.

Биографиясе

Мөхәммәд Хәмидулла буенча Cөмәйя бинт Хәйят төрки халыклардан булгандыр.

Иранлы Кешкердә яшәүче Нуширеван аңа кунакка килгән Йәмән мәлиге Әбү әл Хәйргә хәзинә сыйфатында бүләк иткән. Әбү-әл Хәйр авырып киткәч, Йәмәнгә кайту юлында Таифта туктагач, аны әл-Харис бин Каладе исемле танылган табиб дәвалый. Ул бу табибка Сөмайяны бүләк иткән дигән фикер дә йөри.

Кешкердә төрки халыклар да, иран халыклары да кушылып бергә яшиләр. Таифка киткәнче Бамых, Памук (ягъни мамык) исеме астында да билгеле була.

Сөмәййәнең ире Ясир ибн Әмир һәм аның абыйлары Йәмәннән Мәккәгә тагын бер ир туганнарын эзләп юл тотканнар. Мәккәдә калып, ул Әбу Хузайфа белән союз төзи һәм Әбу Хузайфаның колы булган Сөмәйягә өйләнә. Әммар тугач, Әбу Хузайфа Сөмәйяне азат итә. Соңрак Сөмәйяә әл-Харис ибн Каладаның хезмәтчесе булган һәм Сәлама ибн әл-Азракның әтисе булган Ясир әл-Азрак әр-Румига кияүгә чыга.

Сөмәйяә һәм аның гаиләсе ачыктан-ачык Ислам динен кабул итеп тота башлагач, Мәккә мөшрикләре аларны мәсхәрәли башлыйлар, Исламнан баш тартуларын таләп итәләр. Аларны эссе э чүлгә алып чыгып, җәфалыйлар, тимер чылбыр кидерәләр һәм кайнар ташлар белән бастыралар, ләкин Ясир һәм Сөмәйяә бу сынауга түзеп торалар. Әбү Җәһел Сөмәйяәнең ихтыярын сындырырга тырыша, ул «Мөхәммәдкә бары тик аның матурлыгы өчен гашыйк булганга гына ышанган» дип әйтә һәм аны авыр үлем белән куркыта. Ләкин Сөмәйяә нык тора. Аннары, ачуланып, Әбү Җәһел, ачу белән, Сөмәйяне сөңге белән чәнчи. Шулай итеп, ул Исламның беренче шәһиде була.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:Сәхабәләр Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:615 елда вафатлар Төркем:550 елда туганнар