Шарль Этьенн Луи Камю (француз телендә: Charles Étienne Louis Camus;1699 елның 25 августы — 1768 елның 2 феврале ) — француз математигы.

Хирург улы. 1727 елда академик булган, ә 1736—1737 елларда Мопертюи һәм Клеро белән котып даирәсе астында градус үлчәве өчен академия тарафыннан Лапландиягә оештырылган экспедициядә катнашкан. Камю иншаларыннан үз вакытында «Traité sur les forces vives des corps en mouvement» (1728), «Traité d’Hydraulique» (1739) һәм «Eléments de Mécanique» (1751) мәшһүр булган. Моннан тыш «Comptes Rendus»-да Камю математика, астрономия һәм механика буенча берничә мемуар урнаштырган.

Лондон король җәмгыяте әгъзасы (1764)Camus; Charles-Etienne-Louis (1699 - 1768) .

Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Математиклар