Казан яшь тамашачы театры (ТЮЗ) – Казан шәһәрендә эшләүче дәүләт театры. Яшүсмерләр һәм яшьләр өчен рус телендә тамашалар куя. Театр югары һөнәри режиссурасы һәм артистларның талантлы уены белән аерылып торды. Биредә Н. Басин, Марсель Сәлимҗанов, В. Голиков, Ф. Григорьян, Л. Верзуб, Ю. Погребничко, Б. Цейтлин, Г. Цхирава, В. Чигишев кебек данлыклы режиссерлар эшләде.

Тарих

1932 елның 30 ноябрендә пионер оешмасына 10 ел тулу уңаеннан Үзәк пионер клубында (хәзерге Яһүд мәдәнияте үзәге) «Яшьтәшләр» () спектакле күрсәтелә — әлеге дата театрның туган көне булып исәпләнә. Акча җитмәү сәбәпле, 1934 елда театр ябыла. Пионерлар Мәскәүгә язгач, РСФСР Халык комиссарлары шурасы карары белән 1935 елда яңадан дәүләт театры статусында ачыла һәм Укытучылар йортыннан урын бирелә.

1946 елда балалар театрларының бөтенсоюз смотрында 3 спектакль белән катнаша: «Әкият» (, Михаил Светлов), «Тапкыр егет» (Дәрҗия Аппакова), «Бәллүр башмакчык» (, Т. Габбе (режиссерлар – Д. Дросси, С. Силаев) Россия театрлары сайты.

1949 елда шушы ук театр бинасында Татар ТЮЗы да оеша.

1992 елда Б.Васильевның «Кич тә булды, иртә дә булды» () романы буенча куелган «Туздыру» () спектакле өчен театр режиссеры Борис Цейтлин, артист Роза Хәйруллина, рәссам Мария Рыбасовага РФ дәүләт премиясе бирелә Указ Президента РФ от 25.12.1992 № 1637.

1996 елда театрның В. Шекспир әсәре буенча куелган «Давыл» () спектакле Россиянең «Алтын битлек» милли театр премиясенә лаек була. Режиссеры – Борис Цейтлин.

2003 елда театрның Том Стоппард әсәре буенча куелган «Розенкранц һәм Гильденстерн вафат» спектакле Россиянең «Алтын битлек» милли театр премиясенә тәкъдим ителә. Режиссер – Георгий Цхирава.

2005—2013 елларда баш режиссер - Владимир Чигишев, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе.

Бина Казан ТЮЗы шәһәрнең Островский (әүвәлге Вознесенский) урамындагы 1824 елда төзелгән бинада урнашкан. Балконлы, флюгерлы бина мигъмари яктан кызыклы. 1909 елда биредә сәүдәгәрләр җыенының театры урнашкан булган. Октябрь инкыйлабыннан соң Татар мәдәнияты йорты, аннары Укытучылар йорты саналган. 1935 елдан соң - яшь тамашачы театры. 1996 елның гыйнварында чыккан янгында сәхнә һәм тамаша залы янып бетә. Алты ел барган ремонттан соң, бинага элекке кыяфәте кайтарыла.

2026 елда бинада зур ремонт үткәрелгәнРөстәм Миңнеханов Казанда яңартылган яшь тамашачы театры ачылуы турында хәбәр итте. Татар-информ, 18.08.2026 Мы дома!Казанский государственный театр, 03.08.2026. Яңартылган бинада 2026 елның 20 августында ачылучы 94нче театр сезонының беренче спектакле — Г. Тукай әкиятләре мотивлары буенча «Книга силы» (Көч китабы) мультимедиалы мюзиклы Книга силы. Казанский государственный театр. Репертуар Балалар өчен (көндезге): «Тылсымлы ярминкә» (), «Кырагай» (), «Мәче йорты» (, Самуил Маршак) , «Хәзинәләр утравы» (, Л.Л. Стивенсон), «Мәче һәм мәхәббәт турында» (), «Нечкәбил» (), «Шалкан» әкияте» (), «Теремкәй» ().

Өлкәннәр өчен (кичке): «Бал тәме» (), «Бальзаминов туе» (), «Исәнмесез, мин сезнең тутагыз» (), «Уенчылар» (, Н.В. Гоголь), «Ихтыярсыз табиб булган» (), «Оскар һәм алсу әни» (, Э.Э. Шмитт», «Отелло», «Бик тә гади вакыйга» (, Мария Ладо), «Пигмалион яки бер бәхәснең тарихы» (, Б.Шоу), «Яңгыр сатучы» (, Ричард Нэш), «Генерал белән туй» (), «Роман гаиләсе» (, Василий Сигарев).

Гастрольләр Мәскәү, Санкт-Петербург, Ульяновск, Йошкар-Ола, Чабаксар, Пенза, Иваново, Ярославль, Караганда, Нурсолтан (Целиноград), Ижау, Ырынбур, Запорожье, Днепр, Белгород, Владикавказ, Таганрог, ВоронежРәсми сайтта. Искәрмәләр

Сылтамалар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0 Рус Википедиясе ТЮЗ рәсми сайты kudago.com сайты

Моны да карагыз Тормыш дигән театрда уйныйм

Төркем:Казан театрлары Төркем:«Алтын битлек» премиясе лауреатлары Төркем:Казанның Островский урамы