Чита (, ) — Россия шәһәре, Байкал арты крае үзәге, Чита елгасына Ингода елгасы кушылган урынында урнашкан.

Халык саны — кеше ().

Көнчыгыш Себернең мөһим сәнәгат һәм мәдәният үзәге. Машиналар төзү һәм митал эшкәртү (машиналар төзү, автомобиль җыю, станоклар төзү һ.б. заводлар), өй җиһазлары, агач эшкәртү, җиңел, азык-төлек (он, ит вә сөт комбинатлары), төзел материаллары сәнәгате бар. Көрән ташкүмер чыгарыла. Җылылык электр үзәге бар. 3 югары уку йорты, 2 театр, өлкәне өйрәнү музее һәм сәнгать музейлары эшләп торалар.

Чита Ингодинское тораклыгы буларак 1653 елдан мәгълүм. 1690 елдан бистә — салым һәм башка йөкләмәләрдә азат ителгәннәр тораклыгы. 1851 елдан — шәһәр һәм Байкал арты губернасы үзәге. 1920—1922 елларда Ерак Көнчыгыш Җөмһүриятенең башкаласы. 1922 елдан Байкал арты губернасы, 1926—37 елларда Ерак Көнчыгыш краенда округ мәркәзе. 1937 елдан — өлкә, 2007 елдан — край үзәге.

2021 елның 10 сентябреннан ― Хезмәт даны шәһәре. Халык Милләтләр (2010): урыслар — 93,6%, бүрәтләр — 2,3%, украиннар — 1,0%. Дин Православие Казан кафедраль соборы Ислам Чита җәмигъ мәчете Буддизм Чита дацаны

Эчке бүленеш Чита 4 районга бүленгән: Ингода районы Тимер юл районы Үзәк районы Чернов районы

Шәхесләр Галия Әхмәтова (1954—2015), язучы, фән докторы, профессор.

Искәрмәләр

Төркем:Россия субъектлары башкалалары Төркем:Хезмәт даны шәһәрләре