Күстәнҗә (, Tomí, , , ) — Румыниянең көньяк-көнчыгыш өлешендәге шәһәр, Күстәнҗә жудецының үзәге. Илнең Кара диңгез ярындагы мөһим порты. Тимер һәм автомобил юллары төене. Халыкара аэропорт.

Халык саны — 283 872 кеше (2011).

Машиналар төзү, аеруча, көймәләр төзү — алдынгы сәнәгать тармагы. Күстәнҗә — йон сәнәгатенең эре үзәге. Азык-төлек, тегүчелек, төзү материаллары, целлюлоза-кәгазь, өй җиһазлары сәнәгате эшханәләре, эсселек электр стансасы бар. Балык тоту базасы. Археология һәм сәнгать музейлары, театр бар. Халыкара әһәмиятендәге курорт шәһәр. Күстәнҗә урынында БЭК 6 гасырда юнаннар колониясе нигезләнгән, 1878 елдан Румыния составында. архитектура һәйкәлләрдән антик дәвергә хас торак урыннары, базилика калдыклары (5—6 гасырлар), мәчетләр сакланган. Халык 191219301948195619661977199220022011 27201591647858699676150276256978350581310471283872 Милләтләр (2011): румыннар — 92,9%, татарлар — 2,9%, төрекләр — 2,6%. Татар мәгарифе Мәктәпләрнең берсендә татар теле укытыла.

Шәһәрдә туган шәхесләр Наталья Варлей (1947), рус киноактрисасы.

Дин Дини состав: православие динендәгеләр — 83 %, мөселманнар — 5,1 %, башкалар — 1,5 %, атеистлар — 10,4 % (2011). Ислам Бөек мәчет

Искәрмәләр

Төркем:Дубруҗа Төркем:Күстәнҗә Төркем:Кара диңгез портлары