Көзге сыра бәйрәме, Кер сари ( — «көзге сыра», «көзнең сырасы», ) — чуаш халкының көз көне үткәрә торган милли бәйрәме, борынгыдан сакланып калган сыра кайнату йоласы. Чуашлар яши торган Чуашстан, Татарстан, Башкортстан, Самара һ. б. өлкәләрдә ел саен зурлап бәйрәм ителәЕ. А. Ягафова. КĔРХИ СĂРА, кĕр сăри. Чувашская энциклопедия.

Максаты Кĕр сăри (көзге сыра бәйрәме) – җирдә эшләүченең авыр хезмәтенә дан җырлау, яңа ашлык уңышын изгеләндерү, туган-тумачаны яңа кайнатылган сыра һәм яңа уңыштан пешерелгән тәм-томнар белән сыйлау бәйрәме.

Тарихы

Әүвәл чуашлар барлык бәйрәмнәрен һәм милли йолаларын һәрвакыт, ритуал эчемлек буларак, сыра кулланып кына бәйрәм иткәннәр. «Сыра бәйрәме»нә кадәр яңа ашлык уңышына кагылырга ярамаган. «Сыра бәйрәме» көзге кыр эшләре тәмамланып, әвенлектәге ашлыклар сугылып беткәч, беренче кырпак кар яуган көннәрдә үткәрелгән.

«Сыра» сүзе кайбер чуаш йола, гореф-гадәтләренең атамаларында сакланып калган: автан сăри — әтәч сырасы (язгы кыр эшләре тәмамлангач кайнатылган), хĕр сăри — кызлар сырасы, кĕр сăри - көзге сыра, хăлах сăри - халык сырасы.

Үзенчәлеге Йолаларның, бәйрәмнәрнең әһәмиятенә карап, 40 чиләккә кадәр сыра кайнатыла торган була. Мәсәлән, туйга дип атап, сыра бозылмасын өчен, эчемлекне бары тик 3 көн алдан гына кайнатырга тиеш булганнар.

Сыраның, куллану максатына карап, исертә торганын (кĕрчеме («корчма, корчама»), исертми торганын (максама (макасма) кайнатканнар.

Иң беренче Турă аллага багышлап эчүләре чуашларда сырага ихтирамлы караш булуы хакында сөйли.

Сылтама Чуашларның сыра бәйрәмнәре Самара чуашлары сыра бәйрәмендә Чуаш энциклопедия Искәрмәләр

Төркем:Татарстан бәйрәмнәре Төркем:Чуаш бәйрәмнәре Төркем:Милли бәйрәмнәр Төркем:Төрки бәйрәмнәр Төркем:Көзге бәйрәмнәр