Садыр ( садр — «күкрәк»Садыр — күкрәк, түш, йөрәк. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 495.; Аккош γ, Аккош гаммасы, γ Cyg) — Аккош йолдызлыгының яктырыш буенча икенче йолдыз. Бу +2,23 йолдызча зурлыктагы йолдыз.

Физик хасиятләр Садыр — F8 спектр сыйныфылы үтә зур йолдыз, ул 74 көн период белән тибә. Аның массасы 12 Кояшныкына тигез. Ул Кояш системасыннан якынча 1300 яктылык елы ераклыкта урнашкан.

Исем Йолдызның гарәп теленнән алынган исеме Садыр (; ) Садыр әл-Дөҗаҗ ( садр әд-дәҗаҗәһ — «Аккош күкрәге»ндәге йолдызДөҗаҗ — тавык. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 121.) атамасының кыскартылган варианты. Клавдий Птолемей «Әлмагест» китабында аны «күкрәктәге йолдыз» дип атадыПтолемей К. Альмагест: Математическое сочинение в тринадцати книгах: пер. с древнегреч. И.Н. Веселовского. — М.: Наука, 1998. — 672 с. — С. 230.. Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» аны шулай ук «күкрәк» дип атадыЗвездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 101..

Күк йөзендә Кассиопея йолдызлыгында бер үк исемдәге йолдыз бар.

Искәрмәләр

Төркем:Йолдызлар әлифба буенча Төркем:Аккош йолдызлыгы