Әмиров – төрки (татар, азәрбайҗан, башкорт халкында еш очрый торган фамилия. «Әмир» исеменнән ясалган.

Татарча Википедиядә әлеге фамилияне кулланып ясалган түбәндәге мәкаләләр урнаштырылган: Алмас Әмиров, артист, БР халык артисты (1994). Гайнан Әмири (Әмиров) (1911-1982), язучы. Җиһангәрәй Әмиров (??―??), 1918 елның җәендә Кече Башкортстан хөкүмәтенең Финанс бүлеге мөдире урынбасары. Кәрим Әмири (Әмиров) (1896-1962), язучы. Кәфил Әмиров (1949–2020), Татарстанның баш прокуроры (2014 елга кадәр). Кәшшаф Әмиров (1922-1996), драматург. Мирсәй Әмир (Әмиров) (1907-1980), язучы. Рәиф Әмиров (03.11.1941), әдәбият галиме. Фикрәт Әмиров, азәрбайҗан композиторы. Хәлим Әмиров (1894 - ? ), гражданнар сугышында һәм Башкорт милли хәрәкәтендә катнашучы. Шәүкәт Әмиров (1947―2023), музыкант―балалайкачы, РФ халык артисты (2006), ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2022).

Әмирова Кадрия Әмирова, балет биючесе (Мәскәү), РФ атказанган артисты.

Төркем:Шәхесләр