Ива́н Константи́н улы́ Айвазо́вский ( — Ов(һ)аннес Константини Айвазян (Гайвазян); 1817 елның 17 (29) июле, РИ, Таврия губернасы, Кәфә — 1900 елның 19 апреле (2 мае), шунда ук) ― бөтен дөньяда танылган Россия империясенең рәссам-маринисты (диңгезгә багышланган рәсемнәр ясаучы), баталист (сугышка багышланган рәсемнәр ясаучы), хәйрияче, туплаучы.

Тормыш юлы

1817 елда Кырым Кәфә шәһәрендә сәүдәгәр әрмән гаиләсендә дөньяга килә. Бабалары Галициягә Көнбатыш Әрмәнстаннан 18 гасырда күчкәннәр.

1833 елда Санкт-Петербург Император рәсем сәнгате Академиясенә керә.

1835 елда француз рәссамы Таннер да укый башлый.

1838 елда Кырымга сәфәр ясый, анда рәссам Карл Брюллов һәм көйязар Михаил Глинка белән таныша.

1840 елда Аурупага бара, Италиядә күп рәсемнәр ясый. "Хаос" рәсемен Рим папасы Григорий XVI сатып ала, һәм рәссамны алтын медаль белән бүләкли.

1844 елда Баш диңгез штабы рәссамы, Петербург рәсем сәнгате Академиясенең профессоры булды.

Иван Айвазовский күбесенчә диңгез манзараларын сурәтли, хәттә контр-адмирал дәрәҗәсенә лаек була. 6 мең артык рәсем ясый.

1845 елда Кәфәдә торганда сәнгать мәктәбен ача, соңрак ул Яңарусия сәнгать үзәгенә әверелә.

Кәфә шәһәрен төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнә, археология, шәһәр тарихы белән кызыксына. хәттә татар бәкләрибәге Мамай каберен таба.

1900 елда 82 яшьлек Айвазовский үлә, Кәфә зиратында күмелгән.

Истәлек

Айвазовскийгә башылганган күп кенә шәһәрләрдә һәйкәлләр куелган (Кронштадт, Ереван, Акъяр), урамнар ачылган.

Казанда Айвазовский исемендәге урам Вахитов районында урнашкан.

Сайланган рәсемнәр

Әдәбият Айвазовский Иван Константинович — Биография художника Иван Константинович Айвазовский — Интернет галерея (535 работ) Айвазовский Иван Константинович — Сайт o художнике Картинная галерея Айвазовского с биографией И. К. Айвазовский — Жизнь и творчество Айвазовский (Гайвазовский) Иван Константинович — Биография, 520 картин Жизнь и творчество Ивана Айвазовского Иван Константинович Айвазовский. Галерея работ художника Айвазовский Иван Константинович — Сайт о жизни и творчестве художника Иван Айвазовский в Танаис Галерее Галерея картин Ивана Константиновича Айвазовского Фильм "Иван Айвазовский. Начало пути. Работы 30-х годов" (русский язык) Старинная Феодосия и Айвазовский Галерея Художников Мира — Айвазовский, Иван Константинович Биографии

Төркем:Россия империясе рәссамнары