Әхтәм Әбүшахманов, Әхтәм Әхәт улы Әбүшахманов (; 1948 елның 10 марты, СССР, РСФСР, БАССР, Әбҗәлил районы Бурангул) – драма театры артисты. РСФСР атказанган артисты (1989). С. Юлаев (1983), К. Әхмәтҗанов (2005) премияләре лауреаты.

Тәрҗемәи хәле 1948 елның 10 мартында БАССР Әбҗәлил районы Бурангул авылында туган. Уфада сәнгать укуханәсен (Г. Гыйләҗев курсы) (1970), Уфа сәнгать институтын (Ф. Касыймова курсы) (1996) тәмамлаган. 1970-1989, 1995—1998 М. Гафури театры актёры, 2005 елдан баш режиссёр, 2012 елдан режиссёр . 1989-1997 Милли яшьләр театрында эшли. 1999 ― 2025 еллардаЛәйлә Аралбаева. Алмас Әмиров Башҡортостандың Театр эшмәкәрҙәре союзы рәйесе итеп һайланды. Башинформ, 28.11.2025 БР театр әһелләре берлеге рәисе, 2001 елдан РФ театр әһелләре берлеге сәркатибе. 1996 елдан Уфа сәнгать институтында укыта, доцент. Башкорт язучылары әсәрләре буенча радиоспектакльләр авторы. С. Альтов һәм М. Задорнов хикәяләрен тәрҗемә итә. Сөйләм жанры өчен методик әсбаплар яза. Уфа сәнгать академиясе сайтында

Иҗаты Ә. Әбүшахмановның иҗаты зур драматик көчкә ия, катлаулы психологик образлар тудыруга сәләтле. Каһарманнары эчке югары мәдәнияткә, табигый тактка ия, максатчан булу белән аерыла. 1982 елда уйнаган дипломат Кәрим Хәкимов роле («Кызыл паша» Нәҗип Асанбаев) танылу китерә.

Уйнаган спектакльләре М. Гафури театры

«Өн аралаш җиде төш» М. Кәрим — Салават Юлаев «Балакайларым» Ә. Атнабаев — Альфред (дебют, 1970), «Ай тотылган төндә» М. Кәрим — Акьегет «Әниләр көтәләр улларын» Ә. Мирзаһитов — Солдат «Карагул» Д. Юлтый — Карагул «Кызыл паша» Н.Асанбаев — Кәрим Хәкимов «Унөченче рәис» А. Абдуллин — прокурор Улин «Соңгы узаман» А. Абдуллин «Апалы-сеңелле өчәү» А.П.Чехов — Солёный «Ярлыкау» М. Кәрим — Янтимер Байназаров «Онытылган адәм» Н. Хикмәт — Ассистент «Җизнәкәй» Х. Ибраһимов — Сафи Милли яшьләр театры (Уфа) «Отелло» У.Шекспир — Отелло «Төшемле урын» А.Н.Островский — Юсов «Идегәй белән Морадым» — Туктамыш хан «Мәхәббәт турында легенда» Г. Мөсрепов — Кодар «Салават» М. Кәрим — Юлай Азналин

Куйган спектакльләре Милли яшьләр театры (Уфа) «Розамы мин, әллә?..» (1990) Ә. Дилмөхәммәтова «Курай моңы» (1992) Н.Гаетбай Стәрлетамак театры «Париж башкорты» (1994) Б. Рәфыйков «Нур» театры «Мәхәббәт тарихы» И. Юмагулов «Йөрәгеңне суытма» Р. Колдәүләтов «Күрәзәче» (1998) З. Хәким Сибай театры «Табышлы урын» А.Островский «Таңчулпан» Кадыйр Даян Уфа СА уку театры «Сандугачлар килгән безгә» И. Юзеев «Эх, Уфа кызлары» И. Абдуллин «Җилпәзә» К. Гольдони Салават театры «Ай тотылган төндә» М. Кәрим «Бакыр беләзек» А. Яхина Кино-театр.ру сайтында

Әдәбият Ә. Әбүшахманов. «Мөбәрәковлар буыны». Ватандаш. 1999. Ә. Әбүшахманов. «Пәрдә артындагы тормышым». Тамаша. 2005. «Әтәчләр», «Нәселсез кала күрмә», «Сугыш чукмарлары». Һәнәк. 1999-2000. Фильмография 1978 — «Алатауның көмеш мөгезе» (Серебряный рог Алатау) «Казахфильм» — Кайсар 1988 — «Кинҗә» (Кинзя) «Баштелефильм» — Сатлык 1990 — «Сарыколак» (Желтоухий) «Баштелефильм» — Һиммәт

Бүләкләре, мактаулы исемнәре РСФСР атказанган артисты (1989) БАССР атказанган артисты (1972) БАССР халык артисты (1984) Салават Юлаев премиясе (1983) – «Кызыл паша» спектаклендәге Кәрим Хәкимов роле өчен Башинформ Ким Әхмәтҗанов премиясе (2005) 2025 ― Халыклар дуслыгы ордены (Башкортстан) Искәрмәләр

Сылтамалар Башкортстан (белешмәлек) Уфа сәнгать академиясе сайты

Төркем:Сәнгать уку йортларын тәмамлаучылар Төркем:Уфа сәнгать училищесын тәмамлаучылар Төркем:Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар Төркем:РСФСР атказанган артистлары Төркем:БАССР халык артистлары Төркем:БАССР атказанган артистлары Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары Төркем:Ким Әхмәтҗанов премиясе лауреатлары Төркем:Башкортстан артистлары Төркем:Башкортстан режиссёрлары Төркем:Вуз укытучылары Төркем:БР Халыклар дуслыгы ордены кавалерлары