Шәфи авыл (, ) — Удмуртиянең Юкамен районындагы татар авылы.А. Х. Галеев. Топонимика населенных мест Юкаменского района Удмуртской Республики. Глазов. 2009—2011.
Географиясе
Авыл республиканың төньяк-көнбатышында, район үзәгеннән көньяк-көнбатышка таба турыдан якынча 8 километр ераклыкта урнашкан.
Сәгать поясы Шәфи авылы, бөтен Удмуртия кебек үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан. Кулланыла торган вакытның UTC-ка карата күчеше +4:0 тәшкил итә.Федеральный закон от 03.06.2011 № 107-ФЗ «Об исчислении времени», статья 5 (3 июня 2011).
Атамасы Авыл атамасы Шәфи (Шәфиулла) исеменнән килеп чыккан.
Тарихы
Авылны Төгермән авылы кешесе Шәфи Арсыланов нигезли. Беренче тапкыр Юртошур пүчинкәсе буларак 1802 елда искә алына, ул вакыт биредә 2 йортта 8 татар кеше яшәгән.«Родная Вятка».
Халкы
2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, татарлар 200 кешенең 52 % тәшкил иткән.
Дин
1930 еллар башына кадәр Шәфи авылында мәчет эшләгән, 1930 нчы еллардан соң һәм 1960 нчы еллар уртасына кадәр мәчет бинасында башлангыч мәктәп булган.
Мәгариф 1935 елда Шәфидә элеккеге мәчет бинасында башлангыч мәктәп ачыла, анда 128 укучы татар телендә белем ала. Уку йорты янында Юкамен районының беренче китапханәләреннән берсе ачыла. Җәйге чорда авылда балалар белән татар телендә аралашу мәйданчыгы ачыла. Хәзер дә мәктәпкәчә учреждение һәм башлангыч мәктәп эшли.Информация о муниципальном образовании «Верх-Унинское» .
Искәрмәләр
Төркем:Юкамен районы торак пунктлары Төркем:Удмуртия татар авыллары