Мидхәт Яһудин (Мидхәт Гобәйдулла улы Яһудин яки Мигъдәт Яһүдин) – дәүләт, хуҗалык эшлеклесе, 1932-1937 елларда Татарстан АССР Үзәк башкарма комитеты (ТатҮБК / Тат ЦИК) президиумы рәисе.
Тәрҗемәи хәле 1904 елда Сарытау өлкәсе Яңа Әләзән авылында туган. Казанда Кызыл гаскәрнең милли берәмлекләре өчен сәяси хезмәткәрләр әзерләүче Үзәк төрки хәрби-сәяси мәктәбен, Мәскәүдә ВКП (б) үзәк комитеты каршындагы марксизм-ленинизм курсларын (1936), Кызыл профессура институтын (1938) тәмамлаган.
Хезмәт юлы 1927 елда Әгерҗе районы һөнәри берлекләренең район шурасы рәисе. 1928 Казанда 40- санлы (дары) завод фирка оешмасы комитеты сәркатибе. 1929-1932 ТАССР хезмәт халык комиссары. 1932-1934 Татарстан АССР Үзәк башкарма комитеты президиумы рәисе. 1935 елда Мәскәүгә чакыртып алалар. 1939 Мәскәүнең Дзержинский район мәгариф бүлеге уку комбинаты уку-укыту мөдире. 1939-1941 Дзержинский райкомы инструкторы 1941-1943 ВКП (б)ның Алдан округ комитеты бүлек мөдире урынбасары. 1943-1945 ВКП (б) Якутия өлкә комитеты лекторы. 1945-1947 Мәскәүдә читтән торып укулы югары фирка мәктәбе тарих укытучысы. 1947 елда Ташкәнткә китә. Лаеклы ялга киткәнче Ташкәнт югары уку йортларында укытучы булып эши. 1982 елда Ташкәнттә вафат.
Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. — Казан: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.
Сылтамалар ТР Дәүләт шурасы рәсми сайты
Искәрмәләр
Төркем:Татар сәясәтчеләре Төркем:Татарстан парламенты җитәкчеләре Төркем:Вуз укытучылары