(, ) — 1922 елдан Казан шәһәрендә эшләп килүче махсус урта һөнәри белем бирү сәнгать уку йорты, техникум.

2024 елның 29 мартыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән СССР халык артисты Шәүкәт Биктимеров исемен йөртәПостановление Кабинета Министров Республики Татарстан "О присвоении государственному автономному профессиональному образовательному учреждению «Казанское театральное училище» (техникум) имени Ш.Х.Биктемирова".

Белгечлекләр Татар драма театры актёры. Рус драма театры актёры. Татар курчак театры актёры. Рус курчак театры актёры. Рәссам-бутафорлар (барлык театрлар һәм киностудияләр өчен). Грим салучылар һәм пасижерлар. Театр тамашаларында ут куючы техниклар. Эстрада тамашасы актёрлары. Рәссам-модельерлар.

Тарих 1922 елның 26 сентябрендә Татар дәүләт театры өчен актёрлар әзерләү максаты белән Татарстан АССР һөнәри белем буенча баш идарә (Татглавпрофобр) коллегиясе карары белән Татар театр техникумы буларак оештырылган. Директоры итеп Зәйни Солтанов билгеләнә. 16 студент кабул ителә, 1923 ел азагына 30 студент укый. Беренче чыгарылыш 1926 елда була. 1927 елның ноябрендә ике уку йорты – нәфис сәнгать техникумы һәм театр техникумы Казан сәнгать-театр техникумы итеп берләштерелә. 1930 елда Көнчыгыш музыка техникумы белән берләшә һәм Сәнгатьләр техникумы дип атала башлый. 3 бүлеге – музыка, сәнгать, театр бүлекләре булган. 1941-1944 елларда техникум ябылып тора. 1944 елның 1 мартыннан ТАССР халык комиссарлары шурасы карары беләнТАССР халык комиссарлары шурасы карары № 217 01.03.1944 белән яңадан ачыла. 1952 елда ССРБ министрлар шурасы карары белән ябылаССРБ министрлар шурасы карары № 14760-р 13.05.1952 һәм 1962 елга хәтле эшләми. 1962 елның маенда ТАССР министрлар шурасы карарыТАССР министрлар шурасы карары № 334 12.05.1962 белән Казан театр училищесы буларак эшчәнлеген яңарта.

«Иске» белән «яңа» көрәше Театр сәнгатендә яңа формаларны кертергә омтылу «рус психология театры»на нигезләнгән иске алымнардан баш тартуга китерә. «Рус психология театры»на СУЛФ(Сул фронт) һәм КЭМСТК (конструктивизм, эксперимент осталыгы, заманавилык, театральлек) каршы куела. Көрәшкә мөгаллимнәр дә, шәкертләр дә кушыла. Кәрим Тинчурин һәм аның тарафдарлары «Яңа, эшче театры иске театрга нигезләнеп үсәргә тиеш», ә аларның оппонентлары Әсгать Мәҗитов, Фуат Саллави «Театр сука һәм мылтыктан үсәргә тиеш !» диләр.«Кызыл Татарстан» газетасы, 20 май 1924 ел. Кәрим Тинчурин, 3. Славянова, В. Белокуров, Фатих Әмирхан техникумны ташлап китәргә мәҗбүр була.

Фатих Әмирхан: «Мин актёрлар әзерләргә алынган идем, цирк клоуннарын түгел» дип әйтә.Хәким Сәлимҗанов. Актёр язмалары. Казан, 1966, 43 биттә.

Бөек Ватан сугышыннан соң 1944 елның 1 март карары белән Казан музыка училищесы бинасында ачылган Татар дәүләт театр училищесы 1945 елның язында беренче укучылар кабул итә. Педагоглардан Ширияздан Сарымсаков (актёр осталыгы), Кәшифә Тумашева (актёр осталыгы), Габдулла Шамуков (сәхнә теле), Луиза Салигаскәрова (сәхнә теле), Касыйм Шамил (грим салу), Пётр Якушев (бию), Михаил Пейсахов (сәхнә хәрәкәте), Хатыйп Госман (татар әдәбияты) укыта. Күпмилләтле театрларда бердәнбер рөхсәт ителгән алым буларак Мәскәү сәнгать театры алымнары (К.С. Станиславский алымы) урнаша.

Ун ел тәнәфестән соң, яки Өченче ачылу 1952 елда, сәбәбен әйтеп тормыйча, Татар дәүләт театр училищесы ябыла. 1962 елда гына, Татарстан АССР мәдәният министры Булат Гыйззәтуллинның шәхси тырышлыгы нәтиҗәсендә, Казан театр училищесы исеме астында уку йорты яңадан ачыла. Качалов театры ишегалдындагы янгын каланчасында 3 бүлмә бирелә. Киләсе уку елында пединститутның физик тәрбия факультетында берничә бүлмәгә урнашып торалар. 1962-1963 уку елында Гоголь урамындагы ветеринария дәваханәсе урнашкан бинаның икенче катына урнашалар. ТАССР министрлар шурасы рәисе урынбасары Рәисә Ярмөхәммәтова ярдәме белән дәваханә бинасы тулаем уку йортына бирелә. Шулай итеп, 30 ел эчендә 8 бина алмаштырып, театр училищесы хәзерге бинасында эшли башлый. Рус актёрлары бүлеге ачыла.

Шәхесләр Директорлар

1922-1923 — Зәйни Солтанов, ТАССР халык, РСФСР атказанган артисты. 1923-1924 — Зәки Баязитский. 1924 — Хәмит Төхвәтуллин. 1925 — Юмай. 1925 — Мәкәрим Мәһдиев, БАССР халык артисты. 1928 — Муса Зәетов. 1932-1934 — Гений Республиканец. 1944 — Сәет Булатов, ТАССР атказанган артисты. 1962-1963 — Дамир Бәдретдинов. 1963-1981 — Арнольд Шапиро, ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре. 1981-1997 — Мәсгут Имашев, ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе. 1997-2019 — Гыйлемхан Мөбәрәкшин, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре. 2019 елдан — Руфина Ринат кызы Таҗетдинова, фән докторы, профессор Яңа уку елыннан башлап Казан театр училищесын Руфина Таҗетдинова җитәкләячәк. Татар-информ, 3.09.2019

Укытучылар

Техникумның беренче мөгаллимәре булып татар һәм рус сәхнәсе осталары – Зәйни Солтанов, Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшев, Фатих Әмирхан, Зинаида Славянова, Михаил Прыгунов, Владимир Белокуров, Юрий Муко эшли.

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы 1923 1924 Фатыйх Әмирхан 1886-01-01 Казан «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе язучыпублицист Fatikh Amirkhan 1926-03-09 1923 1924 Зәки Вәлиев 1889 Россия Империясе театр актерытеатр режиссерыtheatre maker 1959 1926 1929 Бакый Урманче 1897-02-23 Күл Черкене Vkhutemas«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе рәссамсынчысәнгатькәр Baki Urmanche 1990-08-06 1930 1931 Газиз Айдарский 1898 Айдар (Яшел Үзән районы) Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС режиссёрукытучы Gaziz Aydarskiy 1933-10-30 1936 1952 Сәет Булатов 1898-05-23 Сембер Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС театр актерытеатр режиссерыукытучы 1970-07-16 1925 1926 Мәкәрим Мәһдиев 1901-12-23 Түбән ЯкыйБөгелмә өязе Казан Татар укытучылар мәктәбеРоссия театр сәнгате университеты — ГИТИС театр актерытеатр режиссерыпедагог 1938-07-10 1926 1931 Кәшифә Тумашева 1906-01-07 Нөнәгәр Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсеРоссия театр сәнгате университеты — ГИТИС театр актерытеатр режиссеры Kashifa Tumasheva 1978-04-19 Габдулла Шамуков 1909-12-11 Әсән Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты актёртеатр мөгаллимепрозачытәрҗемәче Gabdulla Shamukov 1981-12-21 Пётр Маслов 1918-08-24 Тәмте Россия транспорт университеты актёртеатр мөгаллиме 1993-09-24 1962 1998 Асия Хәйруллина 1921-07-15 Ясаклы Бураш Россия театр сәнгате университеты — ГИТИСТатар дәүләт гуманитар-педагогика университеты театр актерытеатр мөгаллиме 2004-11-04 1965 Әлфия Айдарская 1925-05-25 Казан Рус балеты академиясе балет артисты Alfiya Aydarskaya 1960 1970 Вера Улик 1928-01-30 Киев И. К. Карпенко-Карый исемендәге Киев илкүләм театр, кино һәм телевидение университеты актёртеатр мөгаллиме 1995-08-28 1990 No/unknown value Ильтани Илялова 1932-02-08 Екатеринбург Үзбәкстан дәүләт сәнгать институтыРоссия театр сәнгате университеты — ГИТИС театраль тәнкыйтьче 1971 Юнона Карева 1933-07-07 Харьков М. С. Щепкин ис. Югары театр укуханәсе актёр 2013-05-27 1964 2002 Марсель Сәлимҗанов 1934-11-07 Казан Россия театр сәнгате университеты — ГИТИСКазан (Идел буе) федераль университеты драматургтеатр режиссерытеатр мөгаллиме Marcel Salimzhanov 2002-03-26 Юрий Благов 1937-02-101937 Югары Ослан Казан (Идел буе) федераль университетыМәскәү театр институты94 нче гимназия театраль тәнкыйтьче 2014-10-23 1970 1975 Рабит Батулла 1938-03-26 Зәй районы М. С. Щепкин ис. Югары театр укуханәсеЮгары сценарийчеләр һәм режиссерлар курсларыА. М. Горький исемендәге Әдәбият институты язучыдраматургпублицистсатирик Rabit Batulla 2012 2022 Мансур Шиһапов 1940-05-01 Яншык (Татарстан) Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсеКазан (Идел буе) федераль университеты актёршагыйрьязучытеатр директорыҗыр сүзләрен язучы Mansur Shigapov 2022-12-09 1976 1981 Валентина Губская 1949-11-01 Кире Казан сынлы сәнгать укуханәсеЮгары сценарийчеләр һәм режиссерлар курслары рәссам Илдар Хәйруллин 1950-06-06 Казан Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе театр актерытеатр мөгаллиметеатр режиссерыкиноактерактёр Ildar Khairullin (actor) Гаптрәүф Нуриев 1951-01-10 Урта Бирәзә Казан дәүләт мәдәният институтыРоссия театр сәнгате университеты — ГИТИС мөгаллимreciterфилолог Gaptrauf Nuriev Тәслимә Фәйзуллина 1953-07-17 Дүсән Уфа сәнгать училищесы университет профессорытеатр актеры Taslima Fayzullina 2018-10-13 Венера Шакирова 1960-10-11 Казан Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсеКазан дәүләт мәдәният институты театр актеры

Тәмамлаучылар