Алсу Галина (Гафарова) (Алсу Вәнзир кызы Галина (Гафарова)) — драма артисты, җырчы, Гафури театрының (Уфа) әйдәүче артисты, БР атказанган артисты (2006).

Тәрҗемәи хәле 1973 елның 3 мартында БАССР Балтач районы Иске Балтач авылында туган. Балтач районы үзәге Иске Балтачның 1- санлы мәктәбен (1990), Уфа дәүләт сәнгать институтын (1996) тәмамлаган.

Хезмәт юлы 1996 елдан М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры артисты.

Иҗаты 2009 Туфан Миңнуллинның «Сөю гөнаһмы ?» спектакле премьерасы белән (Әнисә ролендә) төрки халыкларның IX Нәүрүз театр фестивалендә (Казан) катнаша.Башклип.ру сайтында

Репертуар Төрек кызы, Башкорт кызы «Әхмәтзәки Вәлиди Туган» Н. Асанбаев. Җәмилә «Мактымсылу, Әбләй һәм Кара юрга» Т. Гарипова — О. Ханов. Йолдыз «Хыялый» С. Әбүзәров. Әнисә «Сөю гөнаһмы ?» Т. Миңнуллин. Таңсылу «Гафу ит мине» И. Герман. Валентина «Мин –хатын-кыз» Т. Миңнуллин — И. Казакбаев. «Җырларда яшьлегебез» ретро—фантазия.

Сылтамалар «Сыйныфташлар» сайтында шәхси бите Гафури театры рәсми сайты

Искәрмәләр

Төркем:Башкортстанның атказанган артистлары Төркем:Башкортстан артистлары Төркем:Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар