Сабирҗанов — татар фамилиясе. Гарәп теленнән кергән «Сабир» («чыдам кеше») исеменнән ясалган.
Татарча Википедиядә әлеге фамилияне кулланып ясалган түбәндәге мәкаләләр урнаштырылган: Алмаз Сабирҗанов (14.12.1983), Камал театры артисты. Әнәс Сабирҗанов (22.07.1934), энергетик, ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты (1979). Абдул (Абдулкадыйр) Сабирҗанов (1900—1973), нефтьче, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1948). Гомәр Сабирҗанов (20.04.1933), тарихчы, Татар энциклопедиясе институты җаваплы сәркатибе (1994), ТР дәүләт премиясе лауреаты. Харрас Сабирҗанов (1901-?), полковник, Сталинград сугышында бригада командиры, Свердловск пехота училищесы башлыгы (1943—1948), Урал урман техникасы институты хәрби кафедрасы башлыгы (1948—1954). Айдар Сабирҗанов (18.07.1964), Казан илкүләм тикшеренү технология университеты (КХТИ) профессоры.
Сабирҗанова Клара Сабирҗанова (Клара Питер), Төньяк Каролина университеты профессоры. Нәфисә Сабирҗанова (1964—2026), татар шагыйрәсе һәм журналисты. Сәнә Сабирҗанова (03.12.1939), телче-диалектолог, «Заман-Башкортостан» баш мөхәррире (1995—1998), Р. Гарипов премиясе лауреаты (2012).
Төркем:Шәхесләр Төркем:Фамилияләр