Зөлфия Таҗуризина (Зөлфия Габделхак кызы Таҗуризина, ) — галим, фәлсәфә фәннәре докторы (1993), Мәскәү дәүләт университетының фәлсәфә факультеты проофессоры (1995). Мәскәү дәүләт университетының атказанган профессоры (2005). Россия фәлсәфә җәмгыяте әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле
1932 елның 22 июнендә Казандатуу турындагы документларында: 1932 елның 26 июнендә Сафаҗайда туган дип теркәлгән туган. Чыгышы белән Түбән Новгород өлкәсе Красная Горка (Сафаҗай)авылыннан. Ул өч күренекле гаилә нәселеннән: бөек мәгърифәтче Мәрҗани, Казан нәшриятчеләре Кәримовлар hәм Сафаҗай авылы мулласы Таҗуриза Хәбибуллин. 1939 елга хәтле Сафаҗайда яшәгән. Әтисе Ленинградтан сөргенлеккә сөрелгән Стәрлетамак шәһәрендә мәктәпне тәмамлаган (1949).
М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының фәлсәфә факультетын (1955), шул ук уку йортында фәлсәфә факультетының чит ил фәлсәфәсе тарихы кафедрасында аспирантура (1964) тәмамлаган. Мәскәү дәүләт университетында «Николай Кузанскийның тормыш итү һәм танып белү турында тәгълиматы» (Учение Николая Кузанского о бытии и познании) темасына фәлсәфә фәннәре кандидатлыгына (1964), «Дингә карата хөр фикерлелек - рухи мәдәниятнең чагылышы» (Свободомыслие в отношении религии как явление духовной культуры) темасына докторлык (1993) диссертацияләре яклаган.
Хезмәт юлы 1956 елдан Таулы Алтай педагогия институтының иҗтимагый фәннәр кафедрасы ассистенты. 1958 елдан Стәрлетамак шәһәренең 1- санлы кичке (сменалы) эшче яшьләр мәктәбендә тарих фәнен укыта. 1960-1961 КПССның Стәрлетамак шәһәр комитетында эшлиБашкорт белешмәлегендә. 1965 елдан Мәскәү дәүләт университетында: лаборант, укытучы, атеизм һәм дин тарихы һәм теориясе кафедрасы доценты (1969), фәлсәфә факультетының дин фәлсәфәсе бүлекчәсе дин фәлсәфәсе һәм дин белеме кафедрасы профессоры (1995). Студентларга хөр фикерлелелек тарихы курсын укыта.
Фәнни эшчәнлеге Гыйльми эшчәнлегенең юнәлеше — хөр фикерлелек тарихы һәм теориясе. 60 тан артык фәнни хезмәте нәшер ителгән, шул исәптән 8 китабы, «Здравый смысл», «Вестник МГУ», «Философия и общество», «Воспитать атеиста» һ. б. журналларда 14 мәкаләсе басылып чыккан МДУның ИСТИНА сайтындагы профилендә.
Хезмәтләре Буржуазный гуманизм: иллюзии и действительность. М., 1975. (Е.В. Боголюбова белән автордаш) Буржуазный атеизм в прошлом и настоящем. М.: Знание, 1976. Закономерности развития атеизма. М.: Знание, 1978. Актуальные вопросы истории атеизма. М.: МДУ нәшрияты, 1979. Творческая сущность атеизма. М.: Знание, 1981. Атеизм и свободомыслие в духовной жизни русского народа. М.: Знание, 1986. Идеи свободомыслия в истории культуры. М.: МДУ нәшрияты, 1987. Атеистическое просвещение молодежи в период перестройки. М., 1989. (В.Н. Савельев белән автордаш) Философия Николая Кузанского. М.: МДУ нәшрияты, 1972. 148 с.; М.: ЛИБРОКОМ, 2010.
Чыганаклар
Сылтамалар МДУ сайты З.Г. Таҗуризина «Биография» сайтында
Искәрмәләр
Төркем:Фәлсәфә фәннәре докторлары Төркем:Профессорлар Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Мәскәү татарлары Төркем:Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар