«Аргамак» ― Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә 1991―2000 елларда татар телендә нәшер ителгән айлык басма. Тарих
1991 елның августында шәһәр хакимияте һәм Чаллы язучылар оешмасы органы буларак нәшер ителә башлыйЧаллы әдәби-туган якны өйрәнү музее сайтында. 1991 елда шәһәр хакимияте һәм җәмәгатьчелек чакыруы буенча Айдар Хәлим Чаллыга күчеп килә һәм 1995 елның декабрена кадәр «Аргамак» журналының баш мөхәррире була.
Баш мөхәррирләр 1991―1995 елларда ― Айдар ХәлимЯр Чаллы рәсми сайтында 1995 елның декабреннән 1998 елга кадәр ― Мансур Мортазин 1998―1999 елларда ― Равил Сабиров 1999―2000 елларда ― Газинур Вәлиев
Контент-юнәлеше Журналның эчтәлеген публицистика, проза, поэзия, Татарстан һәм татар халкы мәдәнияте һәм тарихы буенча мәкаләләр тәшкил итә. «Аргамак» редакциясе «Аргамак» журналы китапханәсе» сериясеннән китаплар һәм балалар китаплары бастырып чыгара. Искәрмәләр
Сылтамалар Басма турында «Милләттәшләр» сайтында Басма турында «Әдипләр» сайтында
Төркем:Татарча журналлар Төркем:Татарстан журналлары Төркем:Яр Чаллы матбугаты