Казан Покрау чиркәве, Казан иске йолалык Покрау чиркәве, Казан староверларының Покрау гыйбадәтханәсе, — Татарстан башкаласы Казан шәһәрендә Иске урам, 12 йортта урнашкан староверлар гыйбадәтханәсе. Рус православие староверлар чиркәвенең (РПСЦ) Казан-Нократ епархиясе карамагындагы үзәк гыйбадәтханә.
Тарих
Казанда староверларның төпләнүе Россия императоры Петр I хакимияте вакытында була. XVIII гасырның I яртысында Мәскәүдә укчылар (стрелецлар) фетнәсендә катнашканнарны Казанга сөрәләр. Күпчелеге староверлар булган укчылар Казанның Постау һәм Кирпеч бистәсенә (хәзерге Петербург урамы, Островский урамы) урнашалар. Екатерина II хакимияте вакытында (1762-1796) староверларга үз дини йолаларын үтәргә ирек бирелә. Гөмбәзе һәм чаңы булмаган кәшәнәләр төзергә рөхсәт ителә. Казанда староверларның ике дини тармагы тарафдарлары да булган. 1776 елда староверларның Казанда Болак буенда староверлар кәшәнәсе булуы мәгълүм. 1796 елда Вознесенская (хәзерге Островский) урамында сәүдәгәр Савин ихатасында бер катлы бинада старовер кәшәнәсе булган. Рәсми православие дине хакимлеген таныганнар өчен Иске Татар бистәсендә Дүрт Инҗилче чиркәве эшләгән. 1826 елда Казанда 8 900 старовер исәпләнә (Түбән Новгород губернасында 31 700). Күпчелеге сәүдәгәрләр (II- III гилдия сәүдәгәрләре Савин, Новиков, Коровиннар), якын-тирә өяз авылларыннан шәһәргә күчеп килгән элекке крестьяннар да булган. Староверларга шәһәр идарәсендә катнашу, вазифалар биләү хокукы да бирелә. Шәһәр зиратында староверларны җирләү өчен аерым кишәрлек бүленә. Россия императоры Николай I хакимияте вакытында (1820-1840) староверларны каты күзәтү, руханиларын эзәрлекләү чоры була. Казандагы КоровинКәшәнә исемен җир хуҗасы булган сәүдәгәр исеме белән атау гадәте булган кәшәнәсен ябалар. Бер дин булуын һәм руханиларның җитәкчелеген танучы тармак тарафдарлары эзәрлекләнми. 1856 елда Белокриница килешүе исеме белән Мәскәүдә староверларның архиепископиясе оештырылгач, Казанда аның бүлекчәсе — Казан-Нократ епархиясе булдырыла. Төп кәшәнә сәүдәгәр И.П. Карповның Зур Проломная урамындагы йортында урнашкан була. Епархия башында епископ Пафнутий (Шикин) тора, 1890 елдан — епископ Иоасаф (Зеленкин). 1905 елда Россия императоры Николай IIнең «Дини түземлелек нигезләрен ныгыту турында»гы указы чыккач, Казан староверларының төрле тармак тарафдарларына рәсми теркәлү үтәргә һәм гыйбадәтханә төзергә мөмкинлек ачыла. 1909 елның сентябренда Покрау гыйбадәтханәсе төзелеп бетә. Гасыр башында Казанда 7 000 старовер исәпләнә (шәһәр халкының 5%). 1914-1930 елларда староверларның рухи атасы — епископ Филарет була. 1922 елның маенда Покрау гыйбадәтханәсеннән 2 пот көмеш тартып алына. Берничә елдан гыйбадәтханә ябыла. Совет хакимияте заманында архив урнаша.
Яңа тарих 1980 еллар уртасыннан Казан староверлар җәмгыяте эшчәнлеген яңарта. Аңа Шабанников кәшәнәсе (1909-1913 елларда төзелгән) кайтарып бирелә. 1997 елда Белокриница килешүенең (1988 елдан Рус православие староверлар чиркәве) Казан- Вятка епархиясе торгызыла. Покрау чиркәве диндарларга кайтарыла. Беренче епископ — Андриан (Четвергов), 2003-2005 елларда Рус православие староверлар чиркәве митрополиты. Гамәлдәге епископ — Евфимий (Дубинов).
Бина 1906 елда гыйбадәтханә төзү өчен акча җыю башлана. 1907 елда нигезе салынып, 1909 елның 6 сентябрендә ачыла. Романтизм стилендә төзелгән, 5 гөмбәзле гыйбадәтханә.
Кызыклы факт Рус язучысы А. Мельников- Печерский (псевдоним, чын исеме П.И. Мельников) (1818-1883) «Урманнарда» (В лесах) повестенда Казанда Коровинның староверлар кәшәнәсен ябуны сурәтли. Эчке эшләр министрлыгы чиновнигы буларак, булачак язучы староверларны эзәрлекләүдә үзе дә катнашкан. А. Мельников- Печерский турында liveinternet.ru сйтында
Сылтамалар Казан-Нократ епархиясе сайты Митрополит Корнилийның Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы
Искәрмәләр
Төркем:Казан чиркәүләре Төркем:Православие чиркәүләре Төркем:Дини биналар Төркем:Казанның Иске урамы