Пётр Салтыков, Пётр Семёнович Салтыков, — XVIII гасыр Россия хәрби җитәкчесе (генерал-фельдмаршал, 1759), граф (1733). Россия армиясе баш сәргаскәре (1759).

Тәрҗемәи хәле 1700 елның 11 декабрендә Ярославль губернасында туган. 1714 елда Петр I тарафыннан Франциягә диңгез эшенә өйрәнергә җибәрелә. Анда 1730 елга кадәр тора.

Хәрби хезмәттә 1734 елда генерал-майор дәрәҗәсендә Польшадагы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. 1741-1743 елларда рус-шевит сугышында катнаша. 1754 елда генерал-аншеф дәрәҗәсе ала. Җидееллык сугышта (1756-1763) Украинада ландмилиция полклары белән җитәкчелек итә. 1759 елда Россия армиясе баш сәргаскәре итеп билгеләнә. Пальциг һәм Кунерсдорф янында Пруссия армиясен җиңә. 1760 елда Австрия гаскәр башлыклары һәм «Петербург конференциясе» белән каршылыкка килү сәбәпле, П. Салтыковны Россия армиясен җитәкләүдән азат итәләр. 1764 елдан Мәскәү губернаторы. 1771 елгы чума фетнәсеннән соң, эшне оештыра белмәүдә гаепләнә һәм отставкага җибәрелә. 1772 елның 26 декабрендә үзенең кечкенә биләмәсендә вафат.

П. Салтыков заманындагы патшалар Петр I (1689-1725) Екатерина I (1725-1727) Петр II (1727-1730) Анна Иоанновна (1730-1740) Елизавета Петровна (1741-1761) Петр III (1761-1762) Екатерина II (1762-1796)

Әдәбият Керсновский А.А. История русской армии. 4 томда. М.: «Голос», 1992. Ермолаев И.П. Прошлое России в лицах. Казан: КДУ нәшрияты, 1999. Золотарев В.А., Козлов И.А. Флотоводцы России. М.: «Терра», 1998. Буганов В.И. Петр Великий и его время. М.: «Наука», 1989.

Чыганаклар XIII-XIX гасырларда Россия дәүләтенең бөек сәргаскәрләре һәм флот башлыклары. Казан: «Мәктәп», 2005.

Сылтамалар Салтыков, Петр Семенович

Искәрмәләр

Төркем:Хәрбиләр Төркем:Графлар