Мөхәммәт Габдеһү, , (1849-1905) — Мисырда мөселман яңарышының күренекле галиме, нәшир. Хәзерге заман Коръән тәфсиренең күренекле берсе. Шәригатькә реформа ясауга зур тырышлык куя. Мисырның баш мөфтие (1899-1905).

Тәрҗемәи хәле

1849 елның 1 гыйнварында Мисырның Нил елгасы дельтасында урнашкан Танта шәһәре янындагы Шаһшир-әл-Һисса авылында төрекмән гаиләсендә туган. 13 яшендә Әхмәдия мәчетендә укый башлый, суфичылык белән мавыга. Әл-Әзһар университетында укыган (1866-1870). Үзлегеннән Аурупаның мәдәни мирасын өйрәнгән. Панисламизмга нигез салучы, сәет Җамалетдин Әфганинең (1839-1897) шәкерте һәм көрәштәше.

Аурупада 1882 елда полковник Гарәби паша (1842-1911) фетнәсен яклавы өчен, 6 елга илдән сөрелә. Ливан, Франция, Бөекбританиядә яши. 1884 елда Парижда Җамалетдин әл-Әфгани белән бергә «Әл-урват әл-вуска» ( берлек) исемле яшерен җәмгыять төзи. Мөселман зыялылары арасында тәэсирле булган «Әл-Урват әл-вуска» газетасы да нәшер итә.

Мисырда 1888 елда Мисырга кайтып, казый, Мисыр матбугат департаменты башлыгы, хөкүмәт газетасының баш мөхәррире, канун чыгару шурасы әгъзасы булып эшли. Әл-Әзһар мөдәррис була, шулай ук һәм дин гыйлеменнән лекцияләр укый. Университетта хисап, тарих, география фәннәрен укытуны кертә. 1898 «Әл-» дини оешмасын нигезли. 1899 елдан вафатына кадәр Мисырның баш мөфтие була. 1876-1905 еллар аралыгында «Әл-вакаи әл-Мисрия» () газетасында чыккан мәкаләләре хәзерге заман гарәп әдәбияты, публицистикасы һәм гарәп теле үсешенә зур йогынты ясый.

Хезмәтләре Шәригать һәм дини буенча 30 дан артык хезмәт язган. «Рисалә әт-тәүхид» (Аллаһының берлеге турында трактат) (1897), «Тәфсир әл-Коръән әл-хәким» (Коръән тәфсире) (1898-1905). Хезмәтләрендә исламга реформа ясарга, аны җәмгыятьтәге яңа мөнәсәбәтләргә яраклаштырырга омтылыш ясый. Дини йолаларны гадиләштерергә тәкъдим итә.

Реформатор эшчәнлеге Ислам догматларын акылга ятышлы һәм заман таләпләренә туры китереп аңлатырга тырыша. Тәкъдир турындагы өйрәтүләрне кире кагып, табигатьнең һәм җәмгыятьнең үсеш закончалыкларын таный. Табигать закончалыкларын «Аллаһы акылының чагылышы» итеп карарга өнди. Мөселман халыклары конфедерациясе рәвешендә ислам хәлифәтен торгызу идеясен күтәреп чыга. Мөселманнарга кеше һәм хайваннар сурәтләрен ясарга рөхсәт бирүче, банкларга акча салып, алардан файда күрергә, аурупача баш киеме кияргә һ.б. рөхсәт бирүче фәтвалары бик популяр була.

Шәкертләре Зыя Камали (1873-1942), «Галия» мәдрәсәсе оештыручысы һәм ректоры (1906-1918).

Чыганаклар Ислам (белешмә-сүзлек) (төзүчесе Заһид Шәфигый). Казан, 1993. ISBN 5-298-00949-2

Сылтамалар М. Габдеһү «Кругосвет» фәнни-популяр белешмәлегендә

Искәрмәләр

Төркем:Мөдәррисләр Төркем:Әл-Әзһар университетын тәмамлаучылар Төркем:Казыйлар Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Мөфтиләр