Виктор Франц Һесс (; , Вальдштейн, Австрия — , Нью-Йорк, АКШ) — Австрия һәм АКШ физигы, Австрия фәннәр академиясе әгъзасы. 1919 елдан Вена, Грац һәм Инсбрук университетлары профессоры. Хатыны яһүд милләтеннән булганы сәбәпле 1938 елдан АКШка күчеп киткән. Фәнни хезмәтләре космик нурлар физикасы, радиоактивлык, атом физикасы һәм оптикага карый. Космик нурларны кәшеф иткән (1912) һәм интенсивлыгының үзгәрешен күзәткән. Нобель премиясе лауреаты (1936). Искәрмәләр
Źródło i licencja
Na podstawie: Wikipedia — Виктор Франц Һесс · historia autorów.
Tekst: CC BY-SA 4.0.
Informacja o opracowaniu
Usunięto składnię wiki i szablony; dłuższe teksty skrócono.