Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, Рәүфәл (Рәүф «Милләттәшләр» сайтында) Сабир улы Мөхәммәтҗанов, (10.11.1949) — Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрының директоры (1981 елдан). РФ атказанган мәдәният хезмәткәре (2002). Тукай премиясе лауреаты (2015). РФ театр әһелләре берлеге әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле 1949 елның 10 ноябрендә Казанда туган. Казанда музыка мәктәбен (1965), « -механик» белгечлеге буенча Казан дәүләт химия-технология институтын (КХТИ) тәмамлаган (1974).
Хезмәт юлы 1965-1977 Казанда рок ансамбльләрдә уйнаган. 1972-1974 КХТИ студентлар клубы директоры. 1974-1976 Казан дәүләт мәдәният институты ВЛКСМ комитеты сәркатибы. 1977-1979 Казан шәһәре ВЛКСМ комитеты бүлек мөдире урынбасары. 1979-1981 Казан яшь тамашачы театры (рус ТЮЗы) директоры. 1981 елдан Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры директоры.
Эшчәнлеге 1988 елда, Россиядә беренчеләрдән булып, театрда аерым опера һәм балет сәнгате җитәкчеләре вазифаларын кертә.
Театр контракт системасы буенча эшләүгә күчә. Репертуар иң яхшы Европа, классик рус опера һәм балетларыннан төзелә. Театрның халыкара фестивальләрендә Россия һәм чит ил опера йолдызларының чыгышлары арта.
1982 елда халыкара Ф.И. Шаляпин исемендәге опера фестивален оештырып җибәрүчеләрнең берсе. Бөтенрусия статусы белән туган фестиваль 1991 елдан халыкара дип атала башлый.
1987 елда Р. Нуриев исемендәге классик балет фестивален оештырып җибәрүчеләрнең берсе. Баштарак Бөтенрусия фестивале буларак башланып, 1993 елда халыкара статусын ала, 1993 елда Рудольф Нуриевның үз ризалыгы белән, аның исемен йөртә башлый.
2000 елдан бирле Р. Мөхәммәтҗанов чит ил продюсерлары белән элемтәләр булдыра, театр ел саен Көнбатыш Европа буйлап (Һолландия, Бельгия, Алмания, Швейцария, Франция, Бөекбритания, Люксембург, Дания, Испания, Португалия һ. б.) чыгышлар оештыра, чит ил тамашачысына елга 120 опера һәм балет спектакле күрсәтелә.
Театр сезонга 100 мең тамашачыга хезмәт күрсәтеп, 54 млн сум табыш ала (2013)«Бизнес-онлайн», 30.01.2013.
2005 елда «Чикләвек ватучы» (Щелкунчик) балеты иң яхшы сәхнә куелышы буенча Һолландияның AVR02 телевизион каналының Гран-приена ия була.
Татар репертуары Театр татар композиторларының әсәрләрен сирәк куя. Чит ил сәхнә йолдызларын чакырып та, татар җырчыларын спектакльләрдә катнаштырмавы тәнкыйтьләнә«Бездә икенче пландагы җырчылар да – читтән килгән». Л. Любовский «Йосыф турында риваять» (2006 елда РФ дәүләт премиясе) Р. Ахиярова «Шагыйрь мәхәббәте» операсы (2008 елда РФ Алтын битлек милли театр премиясенә тәкъдим ителә). Эльмир Низамов «Кара пулат» операсы. Р. Ахиярова «Алтын Урда» балеты (2015 елда иҗат төркеме Тукай премиясе ала). 1991 елдан башлап театрдагы бөтен спектакльләр үз телендә башкарыла.
2000–2005 елларда театр бинасына реконструкция ясала.
Иҗтимагый эшчәнлеге 2014 елдан V чакырылыш ТР Дәүләт Шурасы депутаты. 2011 елдан ТР ЭЭМ иҗтимагый шурасы рәисе. Бердәм Россия фиркасеннән VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты (2019 елның 9 сентябреннән) Мухаметзянов Рауфаль Сабирович. ТР ДШ рәсми сайты.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2025 ― ― Ватан мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Признание заслуг. Республика Татарстан, 6.12.2025. 2015 «Алтын Урда» балетын сәхнәгә куйган Татар дәүләт опера һәм балет театрының иҗат төркеме эчендә (Георгий Ковтун (биюләрне куючы), Кристина Андреева (Җаникә партиясен башкаручы), Михаил Тимаев (Батый хан рухы партиясен башкаручы) Тукай премиясе белән бүләкләнә 2012 «Дуслык» ордены (Россия). 2002 РФ атказанган мәдәният хезмәткәре. 2002 «Ел менеджеры» Россия конкурсы (халыкара менеджмент академиясе уздыра) — «Мәдәният» номинациясендә җиңүче. 1996 «Бию рухы» (Душа танца) призы («Балет» журналы) — «Балет рыцаре» номинациясендә. 1986 «Хөрмәт билгесе» ордены.
Искәрмәләр
Чыганаклар Татар энциклопедиясе. Т.4. Казан, 2014.
Сылтамалар
Р.С. Мөхәммәтҗанов ТР эшлекле үзәге сайтында «Чикләрсез татарлар» сайты Р.С. Мөхәммәтҗанов «Татар иле» мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрендә «Милләттәшләр» сайты
Шулай ук карагыз
Төркем:Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Казан химия-технология институтын тәмамлаучылар Төркем:Театр директорлары Төркем:Казан оешмалары җитәкчеләре Төркем:Шәхесләр:Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:«Мәдәният һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен» ордены кавалерлары