Бахытжан Смагулов, Бахытжан Жумахан улы Смагулов, (04.11. 1965) — балет артисты, педагог, Казакъстанның (1995) һәм Татарстанның (2003) халык артисты.
Тәрҗемәи хәле 1965 елның 4 ноябрендә Казакъстан ССР Симәй өлкәсе Чарск () районы (хәзерге Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе Жарма районы) Чарск () шәһәрендә туган. Ленинград (хәзер Санкт-Петербург) А. Ваганова исемендәге дәүләт хореография укуханәсен (педагог Ю.И. Умрихин курсы) (1984) тәмамлаган.
Хезмәт юлы 1984-1994 Абай исемендәге Казакъ дәүләт академия опера һәм балет театры () балет биючесе-солисты. Контракт буенча Япония һәм АКШ балет сәхнәләрендә бии. 1994-2008 Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры балет биючесе-солисты. 1999 елдан бер үк вакытта театрның педагог-репетиторы. 2012 елдан П.И. Чайковский исемендәге Пермь дәүләт опера һәм балет театрында репетитор.
Биегән партияләре Казакъ опера һәм балет театрында Авось — «Юнона белән Авось» А.Л. Рыбников Спартак — «Спартак» А.И. Хачатурян Солор — «Баядерка» Л.Ф. Минкус Базиль — «Дон Кихот» Л.Ф. Минкус Альберт — «Жизель» А. Адан
Татар опера һәм балет театрында Базиль — «Дон-Кихот» Л.Ф. Минкус Солор — «Баядерка» Л.Ф. Минкус Былтыр — «Шүрәле» Фәрит Яруллин Вакх — «Вальпургия төне» («Фауст» операсы, Ш. Гуно) Тибальт — «Ромео һәм Джульетта» Альберт — «Жизель» А. Адан Шаһзадә Дезире — «Йокыга талган гүзәл» (Спящая красавица) П.И. Чайковский Зигфрид — «Аккош күле» (Лебединое озеро) П.И. Чайковский Скарабей — «Йосыф турында риваять» Леонид Любовский
Гаиләсе Хатыны — Елена Щеглова, Пермь хореография укуханәсен тәмамлаган балет биючесе, РФ атказанган, Татарстанның халык артисты. Уллары — Айтжан (I никахыннан, 1988), Азамат (II никахыннан, 1995), биюче.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Казакъстан ССР «Жігер» фестивале (1988) — III урын Яшь биючеләр һәм балетмейстерларның бөтенсоюз бәйгесе (Мәскәү, 1988) — III урын Халыкара бәйге (Варна, 1988) — II урын Халыкара бәйге (Париж, 1988) — II урын Халыкара бәйге (Һелсинки, 1991) — II урын Халыкара бәйге (Осака, 1991) — III урын 1993 Казакъстанның халык артисты 2003 Татарстанның халык артисты
Искәрмәләр
Әдәбият Народные артисты СССР, РФ, РТ. Казан: «Магариф-Вакыт», 2011.
Сылтамалар
Казан театр музее Кто есть кто в РТ
Моны да карагыз
Төркем:Балет артистлары Төркем:Балет педагоглары Төркем:Ленинград хореография укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Казакъстанның халык артистлары Төркем:Татарстанның халык артистлары